Татарстанда хезмәткәрләр календарь елы дәвамында 28 көнгә ялга китәргә хокуклы. Кайбер очракларда еллык ял көннәре күбрәк тә булырга мөмкин. Алынмаган отпуск калган очракта хезмәткәргә нинди компенсация тиеш, шулай ук кемнәргә мондый түләү каралмаганы турында «Татар-информ» яза.
Эшчеләрнең төп массасына 28 көн отпуск каралган. Өстәвенә, ялларның бер өлеше 14 көннән дә ким булмаска тиеш, ә калган өлешен кеше үзе телгәнчә бүлә ала. Әгәр инде хезмәткәрнең ел ахырына алынмаган ялы кала икән, аларны киләсе елга күчерергә яки компенсация түләргә мөмкиннәр.
Әгәр хезмәткәрнең алынмаган ял көннәре булса, ул аның өчен компенсацияне эштән киткән очракта алырга мөмкин, чөнки киләсе елда ул әлеге ялларны ала алмый. Моннан тыш, тиешле 28 көн ялны берничә ел дәвамында алмаган һәм шул сәбәпле алынмаган ял көннәре 28 көннән артып киткән хезмәткәр дә акчалата компенсация алырга мөмкин.
Шулай ук алынмаган ял көннәре аз булган очракта да компенсация түләнә ала, тик монысы инде эш бирүче белән килешеп эшләнелә.
Йөкле хатын-кызларга, балигъ булмаган хезмәткәрләргә, шулай ук зарарлы яки куркыныч хезмәт шартлары булган предприятиеләрдә эшләүчеләргә алынмаган отпуск көннәрен түләү белән алмаштырырга ярамый.