13 июньдә Нефтеюганск шәһәрендә Сабантуй мәйданында «Яраткан чәк-чәк сере» фестивале узды. Бу турыда ХМАО-Югра татар яшьләре берлеге сәхифәсендә хәбәр итәләр.
«Татар яшьләре берлеге кызлары үз осталыкларын күрсәтте. Фестивальдә Лиана Ибраһимова, Эльвина Әхиярова, Рамилә Фәррахова, Эльвира Хәбибуллина һәм Гүзәлия Муравьёва катнашты. Рамиләбез инде берничә ел рәттән үзенең чемпион исеменә лаек булуын раслый — кабат беренче урынны яулады», диелә бу хәбәрдә.
Барлык катнашучыларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырганнар.