news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нефтехимик» хоккейчысы яман шештән интегүче дустына ярдәм өчен кәшәкәсен сата

Словакиядән килгән һөҗүмче Либор Гудочек Түбән Кама командасы белән быел контракт төзеде.

news_top
«Нефтехимик» хоккейчысы яман шештән интегүче дустына ярдәм өчен кәшәкәсен сата
https://www.hcbilitygri.cz/

Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасының һөҗүмчесе Либор Гудачек кәшәкәсен сатуга куйган. Ул яман шеш белән авыручы дустына ярдәм итәр өчен акча җыя. Аның дусты, Чехиянең «Либерец» командасы сакчысы Ондржей Бухтеле яман шеш белән авырый. Бу турыда Гудачек инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Гудачек белән Бухтеле «Либерец» командасында бергә уйнаганнар. Гудачек төп составта, 20 яшьлек Бухтеле яшьләр командасында булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Бүген көндез кәшәкәне 250 еврога сатып алучы бар иде. Бу спортчыга ярдәм итүнең башлангыч этабы гына булуы ихтимал. Гудачек бәлагә тарыган дустына ярдәм кирәген күбрәк кешегә җиткерергә тырышачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар