Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нефтехимик» хоккейчысы Бикмуллинга сугышкан өчен 150 мең сум штраф сукканнар

«Кайнар Татарстан егете», — ди уенның комментаторы.

news_top_970_100
«Нефтехимик» хоккейчысы Бикмуллинга сугышкан өчен 150 мең сум штраф сукканнар
ХК "Нефтехимик"

Узган якшәмбе көнне Санкт-Петербургтагы уенда Рафаэль Бикмуллин СКА командасының һөҗүмчесе Владимир Ткачев белән сугышты.

Ткачевка көндәшен кәшәкә белән эткәне өчен ике минут штраф бирелсә, Бикмуллин әлеге матчтан гомумән читләштерелде.

Соңыннан КХЛның рәсми сайтында: «Тәкъдим ителгән материаллар нигезендә, „Нефтехимик“ һөҗүмчесе Рафаэль Бикмуллинга салынган штрафны үзгәрешсез калдыру һәм сугышның агрессоры буларак акчалата штраф салу карары кабул ителде», — дигән хәбәр чыкты.

Уен СКА командасының 5:2 исәбе белән тәмамланды. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100