Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нефтехимик» хоккей командасы Казан клубы уенчыларыннан көлде

Бу хәл Түбән Кама шәһәрендә өченче плей-офф сериясенең уенында булды.

news_top_970_100
«Нефтехимик» хоккей командасы Казан клубы уенчыларыннан көлде

Плей-офф алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, спорт министры Владимир Леонов, шулай ук хоккей федерациясенең вице-президенты Андрей Рябов «Ак Барс» уенчылары белән очрашты. Алар хоккейчыларга алдагы мөһим уеннарда уңышлар теләп, команданың республикабызда зур әhәмияткә ия булуы турында әйттеләр.

Беренче тапкыр плей-оффка чыга алган Түбән Кама «Нефтехимигы» читтәрәк калды кебек.

Команданың составын тәкъдим иткән вакытта хоккейчыларның иске фотоларын күрсәтә башладылар. Сурәтләрнең фоны Татарстан гербы иде. Бу чыннан да көлке икәне күренеп торды. Мәсәлән, Виктор Тихоновны тәкъдим иткән вакытта фотода ул элекке клубы «СКА» формасында иде. Күрәсең, үпкәләгән Түбән Кама уенчылары, Казан хоккейчыларыннан шулай бераз шаяртмакчы булганнар.

Җанатарлар алай ук игътибар итмәгән булдылар. Бу хәлне белгәннәре барысын да аңлап алды, белмәгәннәре сизмәде дә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100