news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нефтьчеләр утырган вахта машинасын бәрдергәннәр, ике кеше һәлак булган

Фаҗига 13 гыйнварда, 20.20 сәгатьтә Лениногорск-Карабаш юлында була.

news_top
Нефтьчеләр утырган вахта машинасын бәрдергәннәр, ике кеше һәлак булган

Лениногорск – Карабаш юлының 4нче километрында һәлакәттә ике кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә 20 сәгать 20 минутта Орел өлкәсе номерлары белән “МАН” каршы юлга чыгып, Татарстан нефтьчеләре вахтасы утырган “УАЗ”ына килеп бәрелгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы матбугат хезмәте хәбәрләре буенча, “УАЗ” йөртүчесе һәм бер пассажиры һәлак булган, ике пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар