«Нечкә күңелле гөрбиян» – Рудольф Нуриевның тууына 85 ел
Нуриевның 1961 елда чит илдә сыену сорап калуын якыннары, үзеннән-үзе шулай килеп чыккан хәл, дип саный.
Metro Рудольф Нуриевны 30 елдан артык белгән кешеләр белән аралашкан. Бу хакта Артем Васев яза.
Любовь Мясникова һәм Габриэла Комлева Нуриевны әле 1950 еллардан ук – Рудольфның Уфадан килеп, Ленинградка Ваганов училищесына укырга кергән чорыннан ук беләләр. Аларның бөек биюче белән дуслыклары 30 елдан артык дәвам иткән. Хәтта хәзер, бу ханымнар Нуриев турында 2023 елда сөйләгәндә дә, күзләрендә ут кабына. Һәм каршыда утыручылар да инде өлкән ханымнар түгел, әйтерсең, яшь кызлар. Һәм Нуриев та һаман исәндер кебек тоела башлый.
Сәер һәм «тыйнак»
– Ул башка малайлардан аерылып тора иде, – дип сөйли Нуриев белән училищеның бер классында укыган СССРның халык артисткасы, балерина Габриэла Комлева. – Беренчедән, ул өлкәнрәк иде, икенчедән, бик тә уен-көлке ярата иде. Тәнәфесләрдә классик балетларның хатын-кызлар вариацияләрен биеп көлдерә торган иде. Карап кына торасы килә торган перпетуум мобиле – мәңгелек двигатель иде ул.
Укырга алганда, педагог Вера Костровицкаяның: «Бу малайдан я йолдыз чыгачак, я, гомумән, берни дә чыкмаячак», – диюен искә төшерә Габриэла Комлева. Аның фаразы чынга аша: Нуриев әле училищеда биегәндә үк башкалардан аерылып тора.
– Безнең класс ул вакытта Ваганов училищесының бөтен чыгарылыш кичәләренә йөри иде. Рудикны мин беренче тапкыр ул «Корсар»да биегәндә күрдем, – дип искә төшерә Нуриевның якын дусты, Иоффе исемендәге физика-техник институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Любовь Мясникова. – Ул искиткеч иде! Якыннан без соңрак таныштык. Әниемнең дусты Лиличка хореография училищесы янындагы музыка кибетендә сатучы булып эшли иде. Элегрәк бит сатучыга, менә бу коралда уйнап күрсәт әле, дип әйтеп була иде – Лиличка утыра да уйный торган иде. Рудик гел шунда йөри, аны трамвайга кадәр озатып куя, сумкасын күтәрешеп бара. Лиличка аны бик кызгана иде: берьялгызы яшәүче малай, кайчан карама, шул бер язгы-көзге пәлтәдән йөри... Бервакыт Лиличка әниемнән, Рудикны чакырып булмыймы, дип сорады... Ул безгә килде, шундый тыйнак малай. Көндезге 3тә килде, төнге 3тә китте. Һәм шуннан бирле һәр якшәмбе безгә кунакка йөри торган булды.
Тупаслыгы аның – битлек иде
Нуриев: «Безнең татар каны тизрәк ага һәм һәрвакыт кайнап чыгарга әзер тора», – ди торган була. Әлбәттә, якыннары моны яхшы белгән.
– Ул тик торганнан да берәрсен кимсетергә мөмкин иде, – дип искә төшерә Габриэла Комлева. – Бик күпләргә монда – интервьюда әйтергә ярамаган сүзләр белән җавап бирә иде. Ләкин мин аның бу эпатажлыгын саклагыч битлек булгандыр, дип саныйм. Аның балачагы авыр булган. Әтисе аны яратмаган. Ата яратуы җитмәсә, малай кешегә ул психологик яктан бик начар тәэсир итә.
– Рудик, чынлап та, нечкә күңелле иде, – ди Любовь Мясникова. – Әнисе Рудольф Валентино турында кино карагач, бу исемне улына куша. Ләкин Уфа өчен «Рудольф» – әдәпсез исем була. Мәктәптә аны «Рудольф-Адольф», «Адольф Гитлер» дип үртиләр. Һәм ул шуңа малайлар белән сугыша торган була. Аны кыйныйлар, ул елый. Ул бик елак малай иде.
Мясникова сүзләренә караганда, әтисе Рудольфны, чынлап та, яратмаган.
– Әтисе Рудольфтан чын ир-егет үстерергә тели, аны үзе белән урманга алып бара, учак ягарга мәҗбүр итә. Ул учак кабыза алмый, егыла, әтисе моның өчен аны гел ачулана торган була. Рудольф бары тик Киров театрына килеп, ялгышмасам, «Дон Кихот»ны куйгач кына, әтисе аны кабул итә. Рудикны анда алкышларга күмәләр. Рудикның нинди икәнлеген күргәч кенә, әтисе белән ике арада мөнәсәбәтләр җылына.
«Ул һәрвакыт театр куя иде. Затлы приемнарга Рудольф иң соңгы булып килә, янәсе, барысы да күрсен: ул – Кояш-Король керде!»
Габриэла Комлева
Ләкин Любовь Мясникова Нуриевның бөтен кешегә дә тупас булмавын ассызыклый:
«Мәсәлән, минем әни янында аның бер начар сүз дә әйткәне булмады. Кемгә нәрсә әйтергә ярамавын ул белә иде».
Йөрәге – Ленинградта
Нуриев тормышындагы фаҗигале хәлләрнең берсе дип, аның 1961 елда чит илгә китүен атарга буладыр. Парижга гастрольләре вакытында ул сәяси сыену сорый. Бу вакыйга турында әлегә кадәр бик күп уйдырма-мифлар йөри, ләкин Нуриевның якыннары моны, үзеннән-үзе шулай килеп чыккан хәл, дип уйлыйлар.
– Ул «сикергәндә», мин шунда идем, – дип искә төшерә Комлева. – Ул алай эшләргә җыенмаган иде. Шуңа күрә «кире кайтмаучы» сүзе аңа туры килми. Чөнки ул – Көнбатышка китеп, 80нче елларда кире әйләнеп кайткан бердәнбер кеше.
– Рудик Парижда калырга җыенмый иде, – дип раслый Мясникова. – Ул үзенә «Жизель»дәге Фәрхәд роле өчен зәңгәр тукыма, уенчык юл алган иде – аларны Ленинградка алып кайтырга теләгән иде. Ул сәяси сыену сорады, чөнки Франциядә булган бер күңелсез хәлдән соң (төннәрен Нуриев труппадан чыгып китеп йөргән, һәм бу хакта махсус хезмәтләр белеп алган. – ред. иск.) КГБ вәкиле аны, имеш, Кремльгә хөкүмәт кичәсенә чыгыш ясарга чакырулары турында әйткән, һәм ул илдән чыгарылмый торганга әйләнүдән курыккан. Чып-чын ахмак хәл!
Нуриевның бик тиздән кире илебезгә кайтырга теләвен сөйли Мясникова. «Чит илгә сикерүенең» икенче елында ук, 1962 елда ул Лондондагы Совет илчелегенә мөрәҗәгать итә, ләкин аңа, «Ватанга хыянәте өчен», булган мал-мөлкәтен конфискацияләп, 7 елга хөкем ителүен әйтәләр. Шуңа да кармастан, Мясникова сүзләре буена, ул туган иле турында онытмый.
«Минем багажым йөртергә җиңел. Ул – бию. Мин аның белән бөтен дөньяны гизә алам. Ләкин барыннан да бигрәк минем ак-зәңгәрсу төстәге Мариин театрында биисем килә».
Рудольф Нуриев
– Мин Парижда аның янында булдым. «Акча ал да, минем белән биегән бөтен кешегә дә блузкалар ал», – дигән иде ул. Ягъни, йөрәге белән, Киров театры балериналары янында иде ул.
– Ул әһәмиятсез тоелган кешеләргә дә игътибарлы иде, – дип өсти Комлева. – Мәсәлән, бездә сәхнә эшчесе Саша абый бар иде. Рудольф гел: «Ә Саша абый әле дә эшлиме? Ничек ул?» – дип сораштыра иде. Бу факт, кеше буларак, аның турында күп нәрсә сөйли.
Күз яшьләре белән кайту
Һәм Рудик кайтты... Ләкин, ни кызганыч, хәсрәтле вакыйгалар аркасында.
– Ташкентта археологик экспедициядә йөргәндә, Рудикка әнисенең хәле авыр икәнлеген һәм ярты елдан үләргә мөмкин икәнлеген яздым, – дип искә төшерә Мясникова. – Мин кайтуга, Рудик шалтырата: «Миңа 3 көнгә виза ал да Мәскәүдән каршы ал», – дип. Әлбәттә, үзен утыртып куярлар дип курыкты ул. Хәтта: «Джеки, әгәр минем белән берәр хәл килеп чыкса, мине тартып ал, яме», – дип, Жаклин Кеннедига шалтыраткан. Ләкин бар да әйбәт булды.
– Миңа калса, аның өчен тормышта иң кадерлесе – әнисе булгандыр, – дип саный Габриэла. – Өенә җибәрмәүләре аның өчен фаҗига иде, хәтта саубуллашырга рөхсәт алу да искиткеч авыр булды. Әмма иң авыры – шундый кыенлыклар аша Уфага кайтып җиткәч, әнисенең аны танымавы иде. Әнисенә инсульт булган иде. Дөрес, икенче көнне ул аны исенә төшерә алды: «Рудольф кайтты», – диде.
Нуриев Киров театры сәхнәсенә дә кайта. 51 яшендә, СПИД белән чирләгән килеш, ул «Сильфида»ны бии.
– Минем моны искә төшерәсем килми, аңа минем үз карашым, – дип борынын җыера Комлева. – Мин аны искиткеч итеп башкарган «Лоуренсия»не биюе белән хәтердә калдырсам, яхшырак булыр. Анда ул зур песи кебек иде. Кыргый һәм искиткеч!
– «Сильфида»ны биегәндә, ул Рудик түгел иде инде, – дип ризалаша Мясникова. – Ләкин зал аны басып алкышлады. Һәм барысы да елады. Ул әйбәт биегән өчен түгел, ниһаять, дөнья ишекләре ачылганга, ул кайта алганга күрә. Мин дә бастым, алкышладым һәм еладым.
Бары тик фактлар
- Нуриев балет белән очраклы рәвештә мавыга. Ул вакытта кефир заводында фасовкалаучы булып эшләгән әнисе заводның яңа ел лотереясына Башкорт опера һәм балет театрына билетлар ота. 7 яшьлек Рудик шунда беренче мәртәбә балет карый һәм хәйран кала.
- Рудольфның гаиләсе шул дәрәҗәдә хәерче була ки, 1нче класска ул апасының пәлтәсен киеп бара.
- Нуриев журналистларга Иркутск – Слюдянка юлында поездда тууы турында сөйләргә яраткан, ләкин рәсми рәвештә бу факт расланмаган.
- Бервакыт Елизавета IIгә прием вакытында, ул үзенә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми, дип саный һәм, протоколга кармастан, китеп бара.
Саннар
- 89 тапкыр – Вена операсында «Аккош күле»н башкарганнан соң, Нуриев «бис!» чакыруларга шул санда сәхнәгә кабат чыга. Әлегә кадәр бу рекордны үткән берәү дә юк.
- 80 млн доллар – Нуриевның байлыгы шулай исәпләнә. Vanity Fair нәшрияты аны «балет дөньясында иң бай кеше» дип атый.
Сүз уңаеннан
Любовь Мясникова һәм Габриэла Комлева «Нуриев сезоны» проекты чакыруы буенча Мәскәүгә килделәр. Бу проект кысаларында «Венеция. Карнавал. Мәхәббәт» фильмын 21 март көнне «Геликон-опера»да бушлай күрсәтәчәкләр, 29 мартта исә Третьяков галереясында «Рудольф Нуриев. Кайту» документаль фильмының премьерасы булачак.