Россиянең Берләшкән Милләтләр оешмасындагы даими вәкиле Василий Небензя Иминлек утырышында, Украина контрһөҗүме тәмамланды, дип белдерде, дип яза РИА Новости.
Небензя әйтүенчә, «контрһөҗүм бәясе – Киев режимы тарафыннан мобилизацияләнгән, күпчелеге сугышырга теләмәгән дистәләгән мең кеше». «Әсирлеккә бирелергә мөмкинлек тапкан һәм исән калганнарга бәхет елмайды», – дигән ул.
Небензя Россия гаскәрләре бөтен фронт буенча һөҗүмгә күчүен белдерде.
«Россия гаскәрләре бөтен фронт линиясе буенча диярлек актив хәрби хәрәкәтләргә күчкәнгә берничә көн. Шулай итеп, Украина контрһөҗүме дип аталган әйбер формаль рәвештә тәмамланган була», – диде ул.
Украина Оборона министрлыгы разведкасының баш идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов «Украина хәрби көчләре графиктан чыкты» дип, контрһөҗүм турында фикерен өлешчә белдергән иде. Киев Украина контрһөҗүменең барып чыкмавын Көнбатыштан коралның озак килүендә күрә.
Украина контрһөҗүме җәй башында – 4 июньдә башланды. Украина гаскәрләре башлыча Запорожье юнәлешендә һөҗүм итте, иң көчле сугышлар Работино дип аталган авыл тирәсендә һәм Артемовск – Бахмут тирәсендә барды.
Телеграм-каналлар хәзерге вакытта иң көчле сугышлар Авдеевка тирәсендә баруы хакында хәбәр итә – Россия гаскәрләре шәһәрне чолгап алу өчен һөҗүм итә.