Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Небензя СВОны туктату шартын атады: Көнбатыш Украина хакимиятен алыштырырга тиеш

news_top_970_100

Көнбатыш илләр Киев режимын тыныч юл белән хакимияттән китәргә мәҗбүр итмәсә, Россия Украинадагы махсус хәрби операцияне (СВО) дәвам итәчәк, диде БМО Иминлек Советы утырышында Россиянең даими вәкиле Василий Небензя.

Небензяның: «Без һәрвакыт украиннарга хөрмәт белән карадык, алар – безнең тугандаш халык. Әмма әгәр Көнбатыш Киев режимыннан тыныч юл белән котылырга мөмкинлек бирмәсә, без СВОны максатларыбызга хәрби юл белән ирешкәнче дәвам итәчәкбез», — дигән сүзләрен РИА Новости китерә.

Небензя шулай ук Россиянең һәрвакыт Украина белән тынычлыкта яшәргә әзер булуын әйтте, «тик Украина неонацистлар һәм русофоблар дәүләтенә әйләнгәч, илдәге вазгыять үзгәрде». Дипломат Киевны кризисны реалистик шартларда чишәргә һәм «җиңү планнарына» таянмаска чакырды.

Небензя чыгышына кадәр Украина президенты Владимир Зеленский, БМО Иминлек Советы утырышында чыгыш ясап, Россия белән сөйләшүләргә каршы булуын әйтте. Ул шулай ук үзенең «тынычлык формуласы»н конфликтны чишүдә кулланылуын тәкъдим итте.

Зеленский «ABC News» телеканалына биргән интервьюсында үзенең «җиңү планы»ның Россия белән сөйләшүләрне күз алдында тотмавын, ә Украинаның кораллы көчләрен ныгытуга юнәлдерелгәнен әйтте. Ягъни, ул хәрби юнәлешне генә күз алдында тота. Ул, бу план конфликтны тизрәк төгәлләргә юнәлдерелгән, дип белдерде.

Россия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Зеленскийның «планы» турында: «Без Киев режимының чын асылын аңлыйбыз һәм СВОны дәвам иттерәчәкбез, барлык максатларга ирешәчәкбез», – дип белдерде.

Июль аенда Владимир Путин, хәрби хәрәкәтләрне туктату турында сөйләшүләр алып бару өчен, Украинаның Россия таләп иткән шартларга риза булуын шарт итеп әйтте. Путин, утны вакытлыча туктатуны Украинаның үз файдасына кулланып, көчләрен яңадан туплауга юл куелмаячак, дип белдерде.

Курск өлкәсенә ВСУ һөҗүме ясалганнан соң, Путин тыныч халыкка һөҗүм иткән һәм атом энергиясе объектларына куркыныч тудырган кешеләр белән сөйләшүләр алып бару мөмкин түгеллеген әйтте. Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков Россиянең элек тәкъдим иткән тынычлык планнары үз көчендә калуын, әмма бу этапта Киев белән сөйләшүләр алып бару мөмкин булмавын билгеләп үтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100