Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нахак сүз

news_top_970_100

«Әни, син миңа ышанмыйсыңмы? Миңа, үз кызыңа ышанмыйсыңмы? Ярар, ышанма, әмма мин моны сиңа беркайчан да кичермәячәкмен!» – диде Зилия.

Кызның күзләренә яшь тулган, куркудан иреннәре дерелди. Йөзе ап-ак, гүя хәзер аңын югалтып егылачак иде. Ләйлә бер – кызына, бер сөйгән ярына карады. Йөрәге өзелер дәрәҗәгә җитте.

«Хәлим, кит!» – диде бар көчен җыеп.

«Ләйлә, мин аңа хәтта бармак белән кагылмадым. Син аңа ышанасыңмы?» – диде Хәлим.

«Бар кит һәм өстеңнән гариза язмаганга рәхмәт укы!» – дип кычкырды Ләйлә.

Хәлим каршысында басып торган Ләйләгә текәлеп карады, соңыннан йокы бүлмәсенә кереп китте. Тынлык урнашты, бу тынлыкны Зилиянең вакыт-вакыт сулкылдап алуы һәм Хәлимнең әйбер җыйган тавышлары гына бозып алды. Шкаф ишеге шапылдап ябылды, комод өстендә торган статуэтка идән килеп төште, балкон ишеге шыгырдады...

Хәлим бүлмәдән чыкты, кулында – спорт сумкасы, күз карашы котырган үгезнеке кебек. Инде ишек төбендә барып җиткәч, Зилиягә текәлде. Ләйлә Хәлимнең күз карашын абайлап алды да, кызын үз гәүдәсе белән каплады.

«Нәрсә карап торасың? Олак моннан, югал тормышыбыздан!» – дип ярсып кычкырды.

«Син зур хата ясадың, Ләйлә. Ул алдаша!» – диде Хәлим.

«Чыгып ычкын, кабәхәт! Ычкын!» – дип җан ачысы белән кычкырды Ләйлә.

Соңыннан, беренче шоктан бераз айныганнан соң, Ләйлә башка бервакытта да кызы көч куллануга дучар булмасын дип тырышты. Шушы хәлләрдән соң ул бервакытта да үз шәхси тормышын көйләргә уйламады.

Мизгеллек гыйшык уеннары булып алды анысы, тик күңеленә беркемне дә кертмәде, өенә дә берсен дә алып кайтмады. Хәер, булган хәлләрдән соң берәрсенә ышанып буламы соң? Ул Хәлимгә бар күңеле белән ышанды, ә аннан аның Зилиягә бәйләнүен белеп алды.

Ләйлә бу хәл өчен үзен әле дә булса кичерә алмый. Мәхәббәттән исереп, ничек кызы барлыгын оныта алган соң ул? Зилиянең ул көнге шашынуын әле дә хәтерли. Кичләрен Хәлимнең тезләрен сыйпарга, үбәргә теләвен, тоткалавын сөйләгәндә, елый-елый ярсып бетте кызы. Ул бу хакта әнисенә әйтергә куркып йөргән, чөнки Хәлим куркытып куйган. Әмма тегесе әрсезләнеп, оят җиренә кагылырга теләгәч, Зилия түзә алмаган, әнисенә сөйләп бирде.

Тормыш үз җаена бара торды. Зилия кияүгә чыкты, бала тапты. Ләйлә кызына бертуктаусыз ярдәм итте, ялларда оныкларын үзе янына алып килде, хәтта дача да сатып алды. Менә бүген дә, кояш тәмам кыздыра башлаганчы дип, җиләс һавада бөтенесе бергә җыелып, дачага китте. Әллә никадәр эш эшләделәр, өйне җәйгә әзерләделәр. Эшләп арыган әни белән кыз шашлык пешкәнен көтәргә беседкага кереп утырды. Һәм менә шунда коточкыч сөйләшү булды.

«Әни шундый әйбәт инде син. Шундый матур, сылу. Нишләп шулай үзеңне «күмеп куйдың» әле? Әнә кара, күрше Дамира апа кияүгә чыкты, ул синнән олырак та бит әле. Әйдә, сине интернетта танышулар сайтына кертәбез, берәр әйбәт ир-ат очрап куяр, бәлки...» – диде Зилия.

«Кирәкми, теләмим мин, кызым», – диде Ләйлә.

Ләйлә ял көннәренә сөенә-сөенә яшь кукы ашый. Кошлар сайрый, кояш җылыта, табигать әкрен генә уянып, җанланып килә. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк? Тик кызы гына бәйләнүдән туктамады.

«Ну, әни, әйдә инде. Кызык бит. Яңа хисләр, яңа аралашу», – дип үгетләде Зилия.

«Бер күңелле иптәшем булды инде, рәхмәт. Гомергә җитәрлек булды. Искә төшкән саен тәнем калтыранып куя. Әле ярый барысы да яхшы төгәлләнде, ә башкача булган булса? Шуннан соң нинди әни булам инде мин. Болай да өйгә нинди җирбитне алып кайтканмын бит. Юк, кирәкми, рәхмәт», – диде Ләйлә.

Бу сүзләрдән соң тынлык урнашты. Зилия уйга бирелеп еракка карап торды да, бар көчен җыеп сүз башлады.

«Әни, мин ул вакытта алдадым...» – диде.

Куркып калган әнисенең күзләренә карады да, Зилия куркудан тотлыга-тотлыга, тиз-тиз сөйләде.

«Әни, син гел аның белән булдың, минем турында бөтенләй оныттың. Хәлим телегәй, Хәлим болай... Бөтенесе дә аның өчен. Мине ишетми дә, күрми дә башладың, укуым да кызыксындырмады, яныңа килеп берәр нәрсә сорасам да, чебен куган кебек кенә куып җибәрдең. Миңа ышаначагыңны белдем, шуңа уйлап чыгардым. Ә аңа кадәр минем сине бервакытта да алдаганым булмады», – диде Зилия.

«Алдамадың...» – дип куйды Ләйлә, ни әйткәнен үзе дә аңламыйча.

Аяк астыннан җир убылгандай булды. Ул бердәнбер баласына ышанып, яраткан кешесен куып чыгарды, хәтта аның ишетергә, тыңларга да теләмәде.

«Әни, нигә дәшмисең?» – дип сорады Зилия.

«Беләсеңме, ничә ел шул хәл өчен үземне гаепләп, эчтән кимереп яшәдем? Аздан гына сине иргә алмаштырмый калганым өчен үземне күпме гаепләдем. Син курыккан, борчылган өчен... Шундый хәлгә юл куйганыма үземне битәрләдем. Ул хакта синең белән сөйләшергә курыктым, сиңа тагын да авырлык китерәсем килмәде, һәм син барысын да онытты дип сөенеп йөрдем. Ә син барысын да уйлап чыгардыңмы? Нәрсә өчен?» – диде Ләйлә.

«Син минеке генә булсын өчен. Башта әти китте, аннан Хәлим абый пәйда булды. Әни, бу әллә кайчан булды бит инде. Гафу ит», – диде Зилия.

Зилия бу сүзләрне ялагайланып әйтте һәм кулларын күкрәк турысына кушырып куйды. Ләйлә аның күзләренә карады да, җанында нәфрәт уянды. Аның башында нәфрәттән, җирәнүдән башка бер хис тә булмады. Ләйлә өйгә керде дә, әйберләрен җыя башлады. Төзеп булмаслык гамәл кылганчы, тизрәк моннан китәргә кирәк иде аңа. Артыннан кызы йөгереп керде, нәрсәдер аңлатырга тырышты, тик Ләйлә сумкасын эләктереп алды да өйдән чыгып чапты. Ул автобус тукталышына кадәр урман аша чабып кына барды, юлаучы машина туктатты да шәһәргә кайтып китте. Юлда барганда кызын һәм киявен телефонда кара исемлеккә кертте.

1 атна узды. Ләйлә томан эчендәге кебек яшәде? Нәрсәдер ашады, эшенә барды, телевизор карады. Кичләрен әле кызы, әле кияве килде, тик ул берсенә дә ишек ачмады. Җанын сары сагыш биләде, кайвакыт кызына булган мәхәббәт бер эзсез эреп югалгандай тоелды. Менә синең балаң бар, һәм ул үлә. Төннәрен йоклый алмый йөдәде, үз-үзе белән сөйләште, кызының бу адымын акларга тырышып карады, яки, киресенчә, аны гаепләде...

Хәлимне уйлап өзгәләнде. Нахак бәла якты, шундый куркыныч җинаятьтә гаепләде бит ул аны. Эзләп табып гафу үтенергәме әллә, дип уйланды. Тик хәзер аралар өзелгән, элемтә юк, каян эзләп табасың. Исәнме-юкмы икәнен дә белми. Уйларының очына чыга алмый тилмерде Ләйлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100