Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Навальный яклыларның сәхифәсендә Навальныйга каршы татарча плакат урнаштырганнар

«Навальный, син карак, хыянәтче һәм ялган» дип язылган плакат тоткан кеше фотосы социаль челтәрләрдә тарала.

news_top_970_100
Навальный яклыларның сәхифәсендә Навальныйга каршы татарча плакат урнаштырганнар

Алексей Навальный яклыларның сәхифәләрендә татар телендәге плакат фотосы тарала башлаган. Анда «Навальный, син карак, хыянәтче һәм ялган» дип язылган, астына #любовьсильнее страха хештэгы куелган. Бу плакатны урнаштыручы татарча өндәмәне русчага «Татары Питера за Навального и всех политических заключённых!» дип тәрҗемә иткән. Сәхифәдәге рус теллеләр, билгеле, татарча аңламыйча, фотоны үз сәхифәсенә урнаштырган.

Татарча плакатта да хата бар. «Ялганчы» урынына «ялган» дип язылган.

Бу турыда Media Малькевич телеграм-каналда яза. Media Малькевич тәрҗемәнең бөтенләй башка төрле булуын искәртә. «Навальный һәм татарлар бергә була алмый дип әйтәсе килә. Блогерның карашлары күп аңлашылмаучанлык китереп чыгара, мин хәзер ветераннарны мыскыл итүне генә әйтмим, аның милләтче кәефләрен дә искә алам», — дип яза канал авторы.

«Безгә комачаулаган бар нәрсә дә җайлы гына итеп, ләкин депортация юлы белән ныклап бетерелергә тиеш», — ди Навальный үзенең милләтче булырга чакыра торган агитация ролигында. Ләкин без «төп нәрсә — рефлексиягә бирелергә түгел, таратырга кирәк» икәнен аңлыйбыз. Навальный сеткасы (секта!) шундый принцип буенча эшли. Иртәме, соңмы, барыбер шундый хәл килеп чыгарга тиеш иде», — дип яза автор.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100