Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Навальный видеосын халык татарларга каршы дип кабул итте»

Татарстанда сайлау алдыннан сәяси көчләр активлашты. Президент һәм республика турында тәнкыйди фикерләр артты. Әмма социаль челтәрләрдә Навальныйның Татарстан турындагы фильмы кире эффект бирде, Президентка теләктәшлек белдерүчеләр артты дип санаучылар бар.

news_top_970_100
«Навальный видеосын халык татарларга каршы дип кабул итте»

«Без Рөстәм Миңнеханов өчен»

Навальныйның Татарстан һәм аның җитәкчеләре турындагы фильмы хакында адвокат Марат Ашимов Фейсбукта үз фикерен белдергән. «Минем аңлавымча, Рөстәм Миңнехановка каршы булучыларның күбесенең башка төбәкләргә барганы юк, калганнары аны дошман, сатлыкҗан итеп күрә. Чагыштырыр өчен генә булса да чит төбәкләргә барып кайтыгыз, шунда сезгә чын дошманнар очрар.

Россия төбәкләре җитәкчеләренең икесе генә мөселманнар проблемаларына битараф калмый — Татарстан Президенты һәм Чечня башлыгы. Моны күрә һәм бәяли белергә кирәк. Үземә җаваплылык алып әйтә алам: Мордовия татарлары Рөстәм абый Миңнеханов өчен!» — дип яза Марат Ашимов.

Бу язма астында кызу гына бәхәс тә булып алган. Адвокат яклы булучы кешеләр күп, Навальныйны сүгүчеләр дә бар.

Без, бу постына аңлатма бирүне сорап, Марат Ашимов белән элемтәгә кердек:

— Навальный видеосын халык татарларга каршы төшерелгән итеп кабул итте. Татарлар аны республиканың сәясәте һәм икътисадына кысылырга теләү дип бәяләде. Күпмедер күләмдә бу федераль структуралар ягыннан басым кебек тә иде. Шуңа да татарлар Президентны яхшымы ул, начармы, ләкин үзебезнеке, диде. Җир йөзендә идеаль кешеләр юк та бит.

Татарстаннан читтә яшәүче татарлар да Рөстәм Миңнехановны хөрмәт итәләр. Без, мәсәлән, Мордовия халкы, барысына да читтән карыйбыз, проблемалар күрмибез. Илнең башка төбәкләренә караганда Татарстандагы үсеш, алга китеш, милли сәясәт алып барылганлыгы күренеп тора. Шуңа да аны күпчелек яклый. Мордовия татарларына бернинди начарлык та тигәне юк. Киресенчә, нинди генә өлкәдә булмасын — икътисад, сәясәт яки мәдәниятме, безгә һәрвакытта да ярдәм итәләр.

Кешене угры дип әйткәнче аны суд хөкеменә тапшырырга кирәк. Әлеге фильмнан соң кайбер кешеләр үзләренең фикерләрен ачыктан-ачык төрле социаль челтәрләрдә белдерә башладылар.

Президентны яклаучыларга да ялагайлар дип гаеп атулар башланды. Бу — безнең сайлау, безнең ирек. Кызганыч, күпчелек моны дөрес кабул итми, — дип аңлатты Марат Ашимов үз позициясен.

«Иң яхшы җитәкчеләрнең берсе ул»

Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы әгъзасы Руслан Нагиев шулай ук үзенең фикерләре белән социаль челтәрдә бүлешкән. «Мин бервакытта да дәүләт хезмәткәре булмадым, студент вакыттан ук адвокат, шул гына. Түрәләргә бернинди катнашым да юк, хәтта яратмыйм да аларны. Фильмны караганнан соң шуны әйтә алам. Авторларны күбрәк Татарстанның «начар» суверенитеты, «дөрес булмаган» референдумы һәм аның башка төбәкләрдән яхшырак яшәве, үз хокукларын якларга тырышуы борчый.

Рөстәм Миңнеханов Россия системасы реалияләрендә яши һәм эшли. Иң яхшы җитәкчеләрнең берсе ул!

Халыкның аңа карата дәгъвалары да бар һәм ул «начар егеттер дә», шулай да ул безнең егет! Шовинистлар һәм исламофоблар аны хөкем итә дә, безнең суверенитет турында да сөйли алмый», — дип язып куйган ул. Бу язма да комментарийларсыз калмаган.

Руслан әфәндене ялагайлыкта гаепләп, гамәлен «показуха» дип атаучылар бар. Адвокатны яклап: «Рөстәм Миңнеханов - иң яхшы президент!» - дип тә язучылар бар. Аның Президент булып калуына ихластан сөенгәннәр. Берничәсе үзләренең нәкъ менә шушы фильмны караганнан соң сайлауларга барырга карар кылганлыгы турында да әйтеп үтә.

Руслан әфәнденең бу хакта аңлатма бирүен сорадык:

Бөтен кеше өчен дә сөйли алмыйм. Менә үземнең даирәдәге кешеләр, киресенчә, үзләренең лидерлары янына берләшә башлады. Әлеге фильмны шәхсән үзем һәм дусларым суверенитетка, татар халкының теләгенә каршы дип кабул иттек. 1992 елда ясалган сайлау хокукый яктан дөрес иде. Фильм башында сүз суверенитет, тәңкәләр турында барды. Мондый тәңкәләр (сүз 1990 елларда Татарстанда булган жетоннар турында бара - Л.Р.) башка күп кенә регионнарда да бар иде. Фильм шовинизм һәм татарофобия рухы белән сугарылган. Бу күренеп тора.

Коррупциягә килгәндә, аның белән бөтен илебез авырый. Моны мин адвокат буларак белеп әйтәм. Татарстан да шул мохиттә яшәргә мәҗбүр. Әлбәттә, минус яклары да бардыр Президентның, берәү дә фәрештә түгел. Булган мал-мөлкәте берәүгә дә сер түгел иде, аны кешеләр белә.

Республика халкы Президентның Татарстан турында кайгыртуын күреп тора. Мин бик күп йөрим: Калининградтан алып Байкал, Сахалин, Владивостокка кадәр. Халыкка Татарстандагы кебек булган мөнәсәбәтне беркайда да күргәнем юк.

Нәрсә генә дисәләр дә, сайлаудагы саннар да дөреслеккә туры килә. Ял көне, сайлауга барырга уйламаган танышларым да, шушы фильмны караганнан соң, барып, президент өчен тавыш биреп кайттылар.

Мин үземнең республикамны яратам, шуңа күрә Президентыбызны да яклыйм. Башка регионнар кебек булмасын иде дип телим. Яхшы җитәкчесез калуын теләмим. Нинди генә кимчелекләре булмасын, минемчә, Рөстәм Миңнеханов - Россиядәге иң яхшы җитәкчеләрнең берсе. Ул үзенең халкын да, республикасын да ярата. Әлегә аңа тиңнәр күренми.

Бу фильмнан соң, киресенчә, Президентыбызга теләктәшлек белдерүчеләр артты, аңа хәтта баллар өстәде дисәк тә була, — диде Руслан Нагиев.

«Навальный өчен Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында декларация юк, димәк, ул — дошман»

Журналист Ленар Мифтахов белән дә шушы темага әңгәмә кордык.

Навальныйның фильмы ике өлештән тора: беренчесе — кереш өлеше һәм икенчесе — милек, коррупциягә бәйле, монысы турында сөйләп тормыйм. Фильмның беренче өлеше дә акыллы кешегә ошар дип уйламыйм. Ул суверенитет яклы татар халкының ихтыярын шик астына куя. Мин үзем федералист, шуңа күрә теләсә кайсы империяче (имперец) минем өчен дошман.

Кешенең кем икәнлеген белер өчен мин бер генә сорау бирәм: «Сез Татарстан Дәүләт суверенитеты турындагы декларациягә ничек карыйсыз?» Бу сорауга җавапны Навальный беренче өлешендә үк бирә. Аның өчен бернинди декларация дә юк, димәк, ул — дошман.

Мине татарларның беркатлылыгы борчый, куркыта.

Татарстан дигән кораб бар. Аның тирәсенә империячеләр җыелган. Бүгенге көндә илдә булган барлык партияләр дә диярлек империячеләр. Алар бөтенесе дә шул корабны тишеп, батырырга тели. Татарлар моңа хәлләре булганча каршы тора. Шул вакытта корабка парашют белән Навальный төшеп утыра да: «Капитаныгыз сохари урлады», — дип кычкыра. Ул безнең игътибарны башкага юнәлтмәкче, безне төп эшебездән аермакчы була. Ә безнең төп эш — корабны яклау, аны батырмау. Калган проблемаларны без аннары хәл итәрбез.

Килер бер көн, без чыннан да мөстәкыйль Татарстандагы Президентыбызны сайларбыз.

Навальный фильмындагы күп кенә аргументлар күпертелгән. Моның берәүгә дә файдасы булмады: халыкка да, Президент өчен дә. Алар бары бездә көнләшү һәм нәфрәт хисен уятырга теләде.

Әгәр дә инде урлау турында сөйлиләр икән, судка бирсеннәр. Югыйсә, бу гайбәт кенә булып калачак, — дип белдерде үз фикерен Ленар Мифтахов.

«Үзебезнең „мини-хан“ Мәскәүләрнекеннән яхшырак»

Фейсбукта блогер Рәсүл Тәүдирәков Президент Рөстәм Миңнеханов белән бергә төшкән фотосын да урнаштырган. Кичке сәгать унга билгеле булган сайлау нәтиҗәләрен дә язган.

«Татарстан — Рөстәм Миңнеханов өчен 89,6 % тавыш. Бу барлык төбәкләрне чагыштырганда да иң яхшы нәтиҗә. Үзебезнең „мини-хан“ Мәскәүләрнекеннән яхшырак», — дигән блогер. Әлбәттә, монда да төрле фикерле кешеләр табылган. Авторны гайбәт җыюда, ялагайлыкта гаепләп язганнар. Шулай да күбесе блогерны хуплаган. «Президент алга таба да шулай халкының киләчәге өчен эшләсен», - дигән берәү.

Кешеләр күпме булса, фикерләр дә шулкадәр төрле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100