Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

НАТО генераль секретаре Украинадагы конфликтның озакка барачагына әзер торырга кушты

news_top_970_100
НАТО генераль секретаре Украинадагы конфликтның озакка барачагына әзер торырга кушты

Якын арада Украинадагы хәрби хәрәкәтләр туктамаячак. Бу хакта НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг белдерде. ТАСС шул турыда яза.

«Украинаның НАТОга эләгүенә шик юк», – дигән ул немецча чыга торган Funker газеталарында басылган интервьюсында.

Столтенберг Украинада хәрби хәрәкәтләренең кайчан тәмамланачагын «беркем дә белми» дигән. «Күпчелек сугышлар баштан ук көтелгәннән озаграк дәвам итә. Шуңа күрә без Украинада озакка сузылган сугышка әзер булырга тиешбез. Без барыбыз да тизрәк тынычлык телибез», – дип өстәгән НАТО генераль секретаре.

Аның фикренчә, әгәр Украина көрәшүдән туктаса, ул «булмаячак». Ә Россия хәрби хәрәкәтләрне туктатса, тынычлык булачак, дип саный Столтенберг.

«Бу сугыш беткәч, безгә Украина өчен куркынычсызлык гарантияләре кирәк. Югыйсә тарих кабатланырга мөмкин», – дип раслый ул.

11-12 июльдә Вильнюста узган НАТО саммиты нәтиҗәләре буенча, Столтенберг блокка кергән илләрнең Украинага таба 3 адым ясавын белдерде. Аннан Альянста әгъза булу өчен эш итү планын үтәүне таләп итмәскә карар кабул ителде, Киевка күпьеллык хәрби ярдәм программасы расланды һәм Украина – НАТО Советын булдыру хупланды. Ахыргы белдерүдә әйтелгәнчә, блокка керүгә чакыру Украинага союздашлар арасында килешү төзелгәннән соң, барлык шартлар үтәлгәннән соң җибәреләчәк. Аларның Киев тарафыннан үтәлешен оешма әгъзалары бәяләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100