Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөек шагыйребезнең батырлыгы онытылмаячак!» Оренбургта Муса Җәлилне искә алдылар

«Муса Җәлил: тормыш һәм язмыш» халыкара проекты авторы Радик Әмиров Муса Җәлилнең бернинди нигезсез онытыла башлавына борчылуын белдерде.

news_top_970_100
«Бөек шагыйребезнең батырлыгы онытылмаячак!» Оренбургта Муса Җәлилне искә алдылар
Радик Әмиров

14-16 февральдә Оренбургта Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган тантаналы чаралар узды. Татар оешмалары вәкилләреннән, шушы төбәктә яшәүче яшьләрдән тыш Казан, Мәскәү, Уфа һәм Казахстаннан килгән кунаклар да бар иде.

Җомга көнне Россия Яшьләр союзының өлкә бүлегендә җирле югары уку йортлары студентлары, татар оешмалары һәм төбәкләрдән килгән кунаклар катнашында түгәрәк өстәлләр булды. Анда 200 кеше катнашты.

15 февральдә бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бу акциядә өлкә администрациясе, милли-мәдәни берләшмәләр, яшьләр оешмалары вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашты.

Вице-губернатор — Хөкүмәт рәисе урынбасары, Оренбург өлкәсе губернаторы аппараты җитәкчесе Дмитрий Кулагин бу акциянең халыклар арасында дуслыкны ныгытуга йөз тотуын әйтте.

— Оренбург өлкәсе тарихын белсеннәр өчен яшьләрнең омтылышы әһәмиятле, — диде ул. — Бу яшьләр оешмалары өчен бик мөһим.

Пондый проектлар ярдәмендә төбәкара, бу очракта Оренбург белән Татарстан арасындагы бәйләнешләр күзгә күренеп тора диде ул.

Икенче вице-губернатор, Оренбург өлкәсе Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары — Оренбург өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Татьяна Савина сүзләренчә, «Муса Җәлил: тормыш һәм язмыш» халыкара проекты яшьләргә дә, шулай ук олы яшьтәге кешеләргә дә юнәлгән.

— Якташыбызның һәйкәленә чәчәкләр салуда төрле буын кешеләрен күрү куаныч, — диде Татьяна Леонидовна. — Шәхсән үзем бу проектта безнең төбәктә уза торган тантаналы чараларда бер бүген генә катнашмыйм. Мин башка бик күпләр кебек, Җәлилнең социаль челтәрләрдә игълан ителгән «Ышанма!» шигырен укыдым.

Россия төбәкләреннән чакырылган катнашучылар Кәрван-Сарай музеенда, шулай ук Муса Җәлил белем алган «Хөсәения» мәчетендә булды.

Соңыннан Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге өлкә татар драма театрында мәшһүр шагыйрь әсәрләре буенча куелган «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» спектакле аншлаг белән узды. Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев куйган тамашаны карарга өлкә үзәге халкы гына түгел, ә ерак авылларда яшәүчеләр, шулай ук милли-мәдәни оешма, хакимият, иҗтимагый оешма вәкилләре дә килгән иде.

— Оренбург төбәгендә Муса Җәлил мирасына шулкадәр сакчыл мөнәсәбәттә булуларын тойдым, — диде түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. — Бу факт бик сөендерә, бөек шагыйребезнең батырлыгы һәм исеме онытылмаячак дигән ышаныч өсти.

— Проектка иҗтимагый оешмаларның, хакимиятнең, энтузиастларның җәлеп ителгән булуы Оренбург җирлегендә генә түгел, ә Мәскәүдә, Казанда, Уфада һәм башка шәһәрләрдә, илләрдә зур чаралар уздырырга мөмкинлек бирә, — диде Мәскәү Хөкүмәтенең Милләтара мөнәсәбәтләр советының милләтара мөнәсәбәтләрне, төбәк элемтәләрен һәм этнотуризмны үстерү комиссиясе рәисе, «Мәскәү һәм мәскәүлеләр» иҗтимагый оешмасы президенты Галли Монастырева.

Мәскәү Хөкүмәтенең милләт эшләре буенча советының Мәгълүмати сәясәт комиссиясе Кристина Татарникова сүзләренчә, халыкара проектның төп бурычларының берсе — буыннар дәвамчанлыгы, Бөек Ватан сугышында күпмилләтле халыкның батырлыгын данлау һәм Россиянең төрле төбәкләрендә диалогны ныгыту.

— Илебезнең киләчәге яшьләргә бәйле. Яшьләрдә башка милләт һәм дин вәкилләренә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләргә кирәк, — диде ул.

Шулай ук аның сүзләренчә, халыкны берләштерүнең тарихи яктан иң әһәмиятле коралларының берсе — илнең мәдәни мирасы.

— Бөек Ватан сугышы чоры шагыйрьләренең әсәрләре дөнья тарихында тирән эз калдырды. Дөнья әдәбиятының Советлар Союзы Герое Муса Җәлил кебек легендар шәхесләре ярдәмендә күпмилләтле илебезнең батырлыгы онытылмаячак, — диде Татарникова.

Уфаның Киров районы мөселман оешмасы имам-хатыйбы, Башкортстан Республикасында Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин дә аның сүзләре белән килеште.

— Җәлилнең фикердәшләре арасында минем республика вәкилләре дә булган. Үсеп килүче буын бу хакта белергә тиеш. Безнең бурыч — Башкортстаннан чыккан каһарманнарга бюстлар, һәйкәлләр кую кирәклеген җәмгыятькә һәм хакимияткә аңлату, — диде дин әһеле.

Түгәрәк өстәлдә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин исеменнән сәламләү сүзен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат сәркатибе Резеда Закирова җиткерде.

«Муса Җәлил: тормыш һәм язмыш» халыкара проект авторы, «Россия бүген» («Россия сегодня») Халыкара мәгълүмат агентлыгының Дәүләт проектлары дирекциясе киңәшчесе Радик Әмиров Муса Җәлилнең онытыла башлавына борчылуын белдерде.

— Әлбәттә, эшнең мондый борылыш алуы безне канәгатьләндерми, бу бер дә дөрес түгел, — диде ул. — Оренбург өлкәсендә Татар конгрессы рәистәше буларак, мин иптәшләрем белән Җәлил турында проект уйлап чыгардык. Без бу акцияне хәзерге кебек, якташыбызның туган яки һәлак булган көнендә генә үткәрү яклы түгел.

Үзенең инициативасы белән уздырылган халыкара проектның Россиянең Оренбург, Орск, Казан, Мәскәү, Тверь, Краснодар, Волгоград, Красноярск кебек шәһәрләрендә генә түгел, ә Донецк халык республикасы, Германия, Италия, Төркия, Ливан һәм Израильдә дә эшләвен әйтте.

Муса Җәлилнең туган көнендә алда саналган барлык урыннарда да шагыйрь истәлегенә кичәләр уздырылды. Мәсәлән, Донецкта хәтер дәресе минем дустым Рамил Җәмдиханов ярдәме белән үткәрелде, — диде Әмиров.

«Берлинның татар яшьләре» оешмасыннан Тимур Харрасов Германиядә шагыйрьгә багышланган кичә уздырды диде, ул. Анда Җәлилнең шигырьләрен алты телдә укыганнар һәм җырлаганнар. Шулай ук «Муса Җәлил. Үлемсезлеккә хөкем ителгән» фильмын караганнар.

Җәлил турында халыкара проект инициаторы Радик Әмиров, әлеге чараларны үткәрүгә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән мөфти Камил Сәмигуллин, Мәскәү мөселманнарының Диния Нәзарәте (мөфти Илдар Аляутдинов), «Зәкят» хәйрия фонды (Мәскәү), Россия мөфтиләр шурасы һәм әлеге оешма рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов ярдәм итте, диде.

— Киләчәктә Татарстан һәм Башкортстан башкалаларында Җәлил темасы буенча конференцияләр уздырачакбыз. Аннары Санкт-Петербургта, ә алга таба кайбер Европа дәүләтләренә бару, анда Муса Җәлил исемен популярлаштыру буенча чаралар көтелә, — диде Радик Әмиров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100