Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнисә - Тыпыр». Польша татары Каролина халык җырларын яңарта

Польшада яшәп иҗат итүче Каролина Чича татар җырларын яңартып, төрле уен коралларына кушылып башкара.

news_top_970_100
«Әнисә - Тыпыр». Польша татары Каролина халык җырларын яңарта

Бөтен кызык ютубта бугай. Татарча җырлый торган, тамырлары белән татарларга барып тоташкан Каролина исемле поляк кызы да шунда очрады. Аның «Әнисә» җыры аерым игътибарга лаек (ул аны «Tipir» Идел буе татарлары җыры дип биргән).

«Татар альбомы» (Płyta tatarska/Tatar Album) дип язылган җыентыгы 2017 елда ук чыга. Бирегә «Яз җитә», «Әнисә», «Умырзая», «Син сазыңны уйнадың» кебек җырлар тупланган.

Әлеге CD дискта Польша татарларының музыкаль мирасы, кырым татарлары моңы чагылыш тапкан, шунда ук кубызны да ишетергә мөмкин. Биредә җыр текстларының латин графикасына күчерелгән вариантлары бирелгән. Телне белмәсәләр дә, кушылып җырларга теләүчеләр өчен менә дигән!

Җырларны Каролина Чича һәм Барт Полыга мультиинструменталь дуэты башкара. XIV гасырда Польша территориясенә күчкән татарларның музыкасы сакланып калмаган, теле белән бергә юкка чыккан. Шуңа Идел буе һәм кырым татарларының җырларын яздырганнар. Альбомдагы иң соңгы поляк телендәге җыр аларның тарихын сурәтли. «Ул чор көйләре менә шулайрак яңгыраган, дип кенә фаразларга була. Онытылган мәдәниятне торгызуда бу зур адым», — ди җырчы кыз үзе.

Каролина — җырчы, композитор һәм төрле уен коралларында уйнаучы да. Ул бер үк вакытта берничә төрле эш башкара: җырлый, аккордеонда уйный, ә аяклары барабан кага.

Каролинаның сөйләвенә караганда, аның шәҗәрәсе Тыкоцина шәһәре янындагы әбисенең әнисе чыккан татар авылыннан башлана. Борынгы агач мәчетләре булган ике татар авылында иске каберлекләр дә сакланган дигән сүзләр бар.

Бүген Белосток шәһәре — татар мәдәниятенең үзәге. Монда берничә татар җәмгыяте эшли, «Бунчук» дип аталган бию-музыкаль төркем бар. Шәһәр шулай ук мөселманнар берлегенең резиденциясе дә. Биредә татарлар җәмгыяте актив, алар татарлар белән бәйле төрле чаралар, мәсәлән, татар мәдәнияте фестивале үткәрәләр.

Юк вакытын бар итеп, Каролина Чича «Интертат»ның берничә соравына да җавап бирде:

— Каролина, сез татарча беләсезме?

— Юк шул, кызганыч. Бик әз сүзләр беләм. Җырларда җырлаганны гына.

— Репертуарыгызда татар җырлары да байтак. Каян беләсез аларны?

— Укытучым Фәридә Разванович өйрәтте. Ул Казанда туып, башта Үзбәкстанда яшәгән, хәзер Польшада тора.

— Шул җырлар арасында иң яратканы?

— «Умырзая» («Umirzaya»).

— Башка татар җырчыларын тыңлыйсызмы, кемне?

— Джамаланы яратып тыңлыйм, дөрес, ул кырым татары.

— Каролина, Казанда булганыгыз бармы?

— Юк, бер дә булганым юк шул.

— Танылган татарлардан кемне дә булса беләсезме?

— Монда — Польшада чыгышлары белән татар булучылар байтак. Кемдер үзенең татар булуын таный, ә кемдер инде оныткан. Польшада 600 ел яшәү дәверендә алар инде поляклашып беткән дисәң дә була.

— Ничек уйлыйсыз, сезнең башкаруда берәр татар җыры «Евровидение» конкурсына бара алыр идеме?

— «Евровидение» — ул поп-җырлар конкурсы. Ә минем иҗатым бөтенләй башка юнәлештә. Татар җырларын дөньякүләм төрле фестивальләрдә рәхәтләнеп башкарам: Америка, Һиндстан, Европа, Көньяк Корея һәм Африкада.

Каролина башкарган җырлар, һичшиксез, күңел кылларын тартырга сәләтле. Сез дә тыңлап карагыз әле.

Каролина Чича - Польша радиосындагы "Яңа традиция" фольклор фестивалендә ГРАН-ПРИ алган. 2015 елда дөньякүләм WOMEX фестиваленә үтә. Европа, Азия, Америкадагы фестивальләрдә катнаша. 2013 елда "Күп телләр" дип аталган этник музыка альбомы чыгара. 2016 елда Шафкат Али Хәсән белән бергә чыгарган "Тартар тәлинкәсе" альбомы Польша татарлары мирасына багышланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100