National Geographic телеканалы «Казан» гаилә үзәгенә үз логотибын урнаштырды
National Geographic телеканалы Россиядә 20 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Әлеге вакыйга уңаеннан Россиянең табигый һәм кулдан ясалган могҗизалы урыннарына күбрәк игътибар җәлеп итәргә тиешле масштаблы проект эшләнелде.
Сары тамгалар рәвешендәге инсталляцияләр — National Geographic логотибы элементы — илебезнең иң матур 20 урынында урнаштырылды. Тамгаларны кую урынын сайлау каналның үз фикере.
Казанның иң могҗизалы урыны итеп «Казан» гаилә үзәген сайлау белән казанлылар килешә микән? Бу турыда аларның үзләреннән сорадык.