Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Наташа Королеваның чит илдәге гаиләдә ике яшьлек баласы булуын хәтта ире дә белмәгән

Җырчының ике яшьлек кызы гейлар гаиләсендә үсә.

news_top_970_100
Наташа Королеваның чит илдәге гаиләдә ике яшьлек баласы булуын хәтта ире дә белмәгән
Наташа Королеваның инстаграмыннан

Наташа Королева «Секрет на миллион» тапшыруында чит илдә яшәгән ике яшьлек кызы булуын сөйләде. Бу кыз… «зәңгәр» әтисе белән яши икән.

Наташа Королева ире белән бала алып кайтуны планлаштырган һәм ЭКОга күкәй күзәнәкләрен тапшырган. Биоматериал клиникада кала. Наташа Королева бу хакта гей — «зәңгәр» дустына сөйли.

Королеваның бу дусты бер ир белән яшәгән була, күптән бала тәрбияләү турында хыялланалар. Королева бу турыда сөйләгәч, бу ир Наташа Королевадан күкәй күзәнәген үзенә бирүне сорый башлый. Җырчы риза була. Королева бушлай бирдем ди, әмма зәңгәр дусты аңа биоматериал өчен 50 биткоин — 173 миллион сум акча бирә.

Королева бу балага дәгъва белдермәячәген әйтеп, документка кул куя. Балага 16 яшь тулгач кына аңа чын дөреслекне сөйләргә мөмкин булачак.

«Ул (зәңгәр дусты) миңа 14 февральдә шалтыратты да куандырды. „Мин суларга да куркам, әмма бу барып чыкты бугай“, ди. Минем күңелемә кагылды, чөнки бер яктан бу гадәти түгел. Бу баш миен шартлатырлык», — ди җырчы.

Җырчы сөйләп бетерми, әмма аңлашылганча, ЭКОга бирелгән күкәй күзәнәкне һәм бу зәңгәр дустының орлыгыннан туган баланы суррогат әни күтәреп йөреп бала тапкан.

Күптән түгел Королева бу баласын күрергә чит илгә барып кайткан.

«Минем кызым бар, әмма башка ирдән. Минем кызымның әтисе Сережа (Тарзан) түгел. Ул минем якын дустым. Мин яхшы кешенең, үземнең дустымның хыялын тормышка ашырдым. Мин аңа бер дигән кызымны бүләк иттем. Мин аңа күкәй күзәнәгемне бирдем. Мин үзем дә шаккатам, әмма бу хәл булды. Ул минем дустым, Киевтан. Ул Америкада яши, IT-индустрия өлкәсендә зур уңышларга иреште. Аның зур хыялы бар иде. Ул балалары булуын теләде», — ди Королева.

Наташа Королева кызының Сан-Францискода яшәвен әйткән. Быелның апрелендә ул кызын күргән. «Аңа озакламый ике яшь булачак. Анда минем каным», — ди Наташа Королева.

Королеваның ире һәм улы моны ишеткәч шаккатканнар. Хатынының ике яшьлек баласы булуын һәм ул баланың атасы башка ир икәнен ишеткәч, Сергей Глушко диваннан сикереп торып, өстәлне әйләндереп каплый язган. Әмма ул студиядә икәнен аңлап, үзен кулга алган һәм эфирдан соң бәйрәм оештырачагын әйткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100