Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Наташа Королева Игорь Николаевтан ник киткәнен әйтте

Җырчы Наташа Королева "Россия1" каналында Борис Корчевников алып бара торган "Судьба человека" тапшыруында ачыктан-ачык итеп язмышы турында сөйләде.

news_top_970_100
Наташа Королева Игорь Николаевтан ник киткәнен әйтте
45 яшьлек артистка беренче ире Игорь Николаев белән ун ел бергә яшәгән. Игорь Николаев хатынын ташлап яшь Наташага өйләнгән иде. Ләкин ун елдан соң ул Наташага хыянәт иткән. Наташа Королева бу турыда Борис Корчевников тапшыруында үзе әйтте.


Ирен бик яраткан Королева Николаевка төзәлү өчен бер ел вакыт биргән булган. Тик шул бер ел эчендә Наташа хәзерге ире Сергей Глушко белән очрашкан. Сергей белән яратышып, Наташа Игорь Николаевтан китеп барган.

Хәзер алар Сергей Глушко бергә яшиләр, уртак улларын үстерәләр. Игорь Николаев та яңа хатынга өйләнде, кечкенә баласы туды.


Игорь Николаев белән Наташа Королева хәзер дә яхшы мөнәсәбәтләрен саклап калган. Алар аерылышканнан соң да концертларда бергәләп чыгыш ясаганнары булды.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100