Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Наташа Королева һәм Тарзанның улы стриптиз биюче кызга өйләнгән

news_top_970_100

Җырчы Наташа Королева һәм Сергей (Тарзанның чын исеме) бер-берсен туй көннәре белән котлаган видеоны чыгарды. Соңыннан ир белән хатын читкәрәк итеп баса да, аларның улы һәм килене килеп чыга. Уллары Архип та 21 августта өйләнергә уйлаган. Бу хакта «СтарХит» сайты яза.

«21 август – бергә яши башлавыбызга 21 ел була. «Гаилә елы»нда без бу эстафетаны балаларыбыз Мелиса һәм Архипка тапшырабыз. Яхшы дата, без матур яшәдек!» – дигән Наташа Королева.

Җырчы улының туена каурыйлы кыска күлмәк, юан үкчәле босоножка туфли һәм йөрәк формасындагы күзлек киеп килгән. Тарзан исә атлас күлмәк һәм кюлот чалбар кигән. Әти-әни: «Әче! Әче!» – дип кычкыра һәм яңа өйләнешкән парны кочакларга чаба.

22 яшьлек Архипның хатыны – Мелиса Фокс (Волынкина) – пилонда профессиональ биюче, ул 18 яшеннән стриптиз белән шөгыльләнә. Кәләш җиңнәре төшеп торган, кабарынкы күлмәк кигән, образын идәнгә кадәр төшеп торган озын фата һәм челтәр перчатка белән тулыландырган. Кияү кара футболка, пиджак һәм кроссовка гына кигән.

Әлеге пар 4 ел бергә. Күптән түгел, кәләш, биюне ташлап, макияж ясау белән шөгыльләнә башлаган, хәтта визажист профессиясен дә үзләштергән.

«Мин улымның һәм аның кызының мөнәсәбәтләрен читтән генә күзәтәм, алар миңа ошый», – дигән 51 яшьлек Наташа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100