Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәсимә Садыйк: «Замана баласында язу теләген уяту – үзе бер гаҗәп күренеш»

«Интертат» электрон газетасы «Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итә. Чираттагы әңгәмәдәшебез – «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасының беренче мөхәррире Нәсимә Садыйк.

news_top_970_100
Нәсимә Садыйк: «Замана баласында язу теләген уяту – үзе бер гаҗәп күренеш»
Рамил Гали, Нәсимә Садыйкның шәхси архивы. Дизайн - Светлана Щеглова

«Яшь ленинчы»да Нәсимәнең язмасы чыккан!» – дип, бар мәктәп шаулады»

Нәсимә Садыйк – Татарстанның Чистай районы Исләй авылы кызы. Журналистикага беренче адымнарын ул Исләй авылы мәктәбендә башлый: мәш килеп, стенгазеталар, плакатлар чыгара. Бәхеткә, 1960 елларда республикада «Яшь ленинчы» балалар һәм яшүсмерләр газетасы яңадан чыга башлый. Редакциядә исә балаларны яраткан, аларны аңлаган журналистлар туплана. Газета хезмәткәрләренең җавап итеп язылган хатлары, киңәшләре бүгенгедәй күз алдында тора Нәсимә апаның. Илгизәр Сәмигуллина, Саимә Ибраһимова, Рәисә Яхина, Венера Ихсанова, Ренат Харис, Рабит Батулла, Рөстәм Мингалимнәр... Менә шундый күренекле кешеләрнең язмаларын күреп, канатланып, үзе дә яза башлый ул.

Һәр журналистның үз гомерендә иң беренче язылган мәкаләсе истә кала. Нәсимә апаның да әнә шундый язмасы күңелендә саклана. «Яшь ленинчы»да: «Әбиләр кинога бармаска кушты. Нәрсә дип җавап бирер идегез?» – дигән сорауга 5нче сыйныфта укыган Нәсимә: «Әбиләр сүзенә карамастан, киноларга да йөрергә, киң карашлы булып үсәргә кирәк», – дип, җавап хаты язып җибәрә. Һәм, Аллаһның рәхмәте, хаты басылып чыга! «Язма астында, халык әйтмешли, ташка басылган исемемне күреп, башым күкнең җиденче катына тигән иде! Күңел канатланды, хисләр ташкынына күмелдем! «Нәсимәнең язмасы чыккан!» – дип, бар мәктәп шаулады. Дәрәҗәм үсеп киткән кебек булды», – дип, кош тоткандай, яшьлеген искә ала Нәсимә Садыйк.

Бу вакыйганы әле дә кичә генә булгандай сөйли ул. Соңрак «Көмеш кыңгырау» балалар газетасында баш мөхәррир булгач, балаларның ике юллык кына булса да хатларын бастырып, исем-фамилияләрен чыгарырга тырыша: «Минем кебек, исемен күреп, канатланып китсен. Мин кечкенә вакытта кичергән хисләрне кичерсен!» Нәсимә апаның журналист булып китү тарихы менә шундый кечкенә генә язмадан башлана. Язмаңны һаман саен бастырып торгач, күңелләр канатланмый мөмкин түгел, чын!

«Яшь ленинчы»га исемнәре танылган, журналист, язучы булып киткән бик күп кешеләр яза: Хөсәен Вәлиәхмәтов, Шаһинур Мостафин, Рәшит Бәшәр, Нияз Акмал... Яшь каләм әһелләре, газетадан исемнәрен күреп, бер-берсен белешә, хатлар алыша башлый. Нәсимә апа да 3-4 ел Шаһинур Мостафин, Әнвәр Хуҗиәхмәтов белән хат языша. Бер-берсенә туган авыллары, төрле кызыклы хәлләр турында яза алар.

«Яшь ленинчы» – безнең өчен үзара танышу мәктәбе дә булды. Боларның барысы да язарга омтылыш тудырды», – диде әңгәмә башында Нәсимә Садыйкова.

«Һәр журналист, эшкә керешкәндә, район газетасын үтәргә тиеш»

Актив, теле бай, сәләтле, иҗат дулкынында кайнаган Нәсимәне 1967 елда «Яшь ленинчы» газетасы редакциясе «Артек» лагеренә юллама белән бүләкли. Күз алдыгызга китерегез, кечкенә генә бер авыл баласын 2 айга Кырымга чыгарып җибәрәләр! Саимә, Илгизәр, Венера апаларын редакциягә килгәч беренче тапкыр күрә, якыннан таныша. Инде Николай Седов дигән фотограф абыйлары фотога төшереп, үзләрен «Артек»ка озатып кала...

– Апрельдә Кырымда магнолияләр чәчәк ата, зәп-зәңгәр диңгез, тау башында эремәгән карлар кояш яктысында күзне чагылдырып ялтырый... Искитмәле матур күренеш! Роман-кош дигән тау түбәсе әле дә күз алдымда: аста кояш көлеп ята, диңгез шаулый, ә без кар тавында карлар атышып уйнап, чаналарда шуып йөргән идек. Очрашуларга Мәскәүдән космонавтлар, язучылар килә иде. «Артек»ның иң дәрәҗәле, бай, матур вакыты булгандыр ул. Тормышымда искитмәле бер вакыйга булды! «Артек»та булганда да «Яшь ленинчы»га яздым. Һәм... күңелемдә шигырь язу сәләте ачылды. Диңгез, таулар турында шигырьләр туды. «Яшь ленинчы»да басылып та чыкты!

– Язмыш үзе Сезне журналистикага юнәлткән, әйеме.

– Алай да, мәктәпне тәмамлагач, комсомол «романтикасы» белән, КамАЗ төзелешенә – Чаллыга эшкә киттем. «Ләйсән» дигән әдәби түгәрәккә йөрдем, һаман да язу эшенә тартылдым. Үзем күргән вакыйганы язам, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә җибәрәм, язмаларым басылып чыга барды. Чаллыдагы газетада да язмаларым чыкты. 2 ел эшләгәннән соң, Казан университетының журналистика факультетына укырга кердем. Деканыбыз – Флорид Әгъзәмов, мөгаллимнәрдән – Розалина Нуруллина, Мөхәммәт Мәһдиев һ.б. лекция укыды. Журналистика һөнәренең дәрәҗәсе арткан вакыт, шуңа да «без кирәкле һөнәр сайладык, илгә файда китерәчәкбез» дип, канатланып укыдык.

Университеттан соң Әлки районы газетасына эшкә җибәрделәр. Ул да минем өчен искитмәле матур мәктәп булды.

Һәр журналист эшкә керешкәндә район газетасын үтәргә тиеш, дигән фикердә мин. Ул вакытта шартлар юк, яхшы машиналарда йөрмисең, «попутка» белән авылга барулар, авыл халкы белән танышып йөрүләр, редакциягә кайткач, «иртәгә кирәк бит бу, редакторга кертәсе бар!» дип, төн утырып язулар... Күңелемдә Әлки районы газетасы редакциясе матур коллектив булып истә калды. Редакторлар кимчелекләрне күрсәтеп, «була бит, матур язасың» дип, күңелне күтәрде. Һәрвакыт рәхмәт сүзләре белән искә алам. Мине язарга, уйларга, эшләргә өйрәткән газета булды.

Әлки районы газетасында эшләгән вакытта, еш кына, «Татарстан яшьләре» газетасына мәкаләләр язып җибәрә идем. Көннәрдән бер көнне, «Татарстан яшьләре»нә барып карыйм әле, эшкә алмаслар микән, дигән уй туды. Тәвәккәлләп, чыгып киттем. Аллаһның рәхмәте, редакциядә бер кеше киткән булган, урын бушаган. Редакциягә җиңел аяк белән килеп кердем. Даими язып торгач, шундук кабул иттеләр.

Ул вакытта «Татарстан яшьләре» газетасының мөхәррире Харис Әшрәфҗанов иде. Аннан соң Хәлим Гайнуллинны билгеләделәр. Аның белән озак еллар бергә эшләдек. Шулкадәр кешелекле, әдәпле, итагатьле, чын мәгънәсендә журналист-җитәкче булып истә калган. Рәхмәт үзенә. Фатирлы итте. Ул да бер могҗиза булды. Миңа кадәр фатир алырга чират торган кешеләрнең барысына да фатир эләкте, чираттан төшеп калдылар. Ә мин исемлектә беренче булып калдым. Бәхет эше!

«Татарстан яшьләре»ндә хәзер исемнәре матбугат тарихына кергән, горурланып искә ала торган кешеләр белән эшләдем: Рафик Юнысов, Госман Гомәр, Илдус Сафин, Исмәгыйль Шәрәфиев, Рина Зарипова, Фәүзия Бәйрәмова, Флюра Низамова, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат һ.б. «Татарстан яшьләре»ндә мәктәп балалары өчен «Әй!» дигән кушымта чыгардым, ул бүлеккә бик күп хатлар килә иде. Яшерен-батырын түгел, әңгәмәләр куерып китсен өчен, кайвакыт хатларны үзем уйлап чыгардым. Мәхәббәт, гашыйк булу, дәрескә соңга калу кебек проблемалар күтәрелде.

«Көмеш кыңгырау» редакциясендә дә «Татарстан яшьләре» рухын булдырасы килде»

– 1991 елда Чаллыга күчеп китәргә ниятләдем, – дип дәвам итте Нәсимә Садыйк. – Хәзер дә исем китә, ничек курыкмадым икән, дим! «Эш табам» дигән ышаныч белән, Казандагы фатирны сатып киттем. Чаллыга күченеп, 3 көн үткәч, «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясенә эшкә урнаштым. 3 айдан соң редактор урынбасары итеп күтәрделәр. Шул елларда язучы Факил Сафин, Чаллыда балалар газетасы ачарга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. Бу тәкъдим Чаллы мэры Рәфгать Алтынбаевка да ишетелгән. «Шәһри Чаллы»да кушымта буларак чыгарыйк. Популяр булып китсә, язылсалар, укысалар, аерым газета эшләрбез», – дигән ул. Шулай итеп, «Көмеш кыңгырау» «Шәһри Чаллы»га кушымта булып, 1993 елның 1 апрелендә чыкты.

Аннан, газетаның бер-бер артлы икенче, өченче саны дөнья күрде. Кушымта булса да, аны аерым газета итеп карау кирәк иде. Газетаны яңабаштан уйлап чыгару бурычы торды. Башыннан соңгы ноктасына кадәр үзем яза идем. Ул вакытта хатлар да юк, чөнки газетаны белмиләр. «Килгән» хатларны, фикер алышуларны үзем уйлап язарга туры килде. Бер айдан соң төрле районнардан, авыллардан чын хатлар килә башлады! Хатларны эшкәртеп, газетага кертә башладым.

1994 елның гыйнвар башында «Шәһри Чаллы»ның баш мөхәррире Йосыф Җимангулов чакырып алды. Өстәлендә алдагы яңа елга абунәчеләр саны турында мәгълүмат белешмәсе ята. «Шәһри Чаллы»ныкы – 3 мең, «Көмеш Кыңгырау» кушымтасыныкы – 8 меңнән артып киткән... «Бу саннарга ышанасызмы?» – дип сорый. «Мөмкин хәл түгел инде бу», – дим. Кушымтага төп газетадан күбрәк язылганнар! Бу – Чаллы мэрына керергә бер сәбәп булды. Чаллы депутатлар утырышында «Көмеш кыңгырау»ны аерым газета итеп чыгарырга карар кылынды.

Шулай итеп, «Көмеш кыңгырау» 1996 елның 1 гыйнварыннан мөстәкыйль газета буларак чыкты. Коллективны өр-яңадан үзем тупладым. Чаллы өчен иң авыр еллар иде ул. 1994 елда КамАЗ «янды», айлар буена хезмәт хакын алмыйча эшләдек. Бала-чаганы ашатырга ризык юк иде. Зарланып та керә алмыйсың, «эшлисең килмәсә, кит» дип кенә әйтәләр. Эшеңнән китсәң, бөтенләй ач каласың! Ә болай, җайланыр әле, дигән өмет белән эшләдек инде...

Җитәкчеләрнең артларыннан йөри торгач, аерым бүлмә, компьютерлар бирделәр. Монда «Татарстан яшьләре»ндә эшләп алуым да зур роль уйнады. Анда бит ыгы-зыгы көчле иде: конкурслар, очрашулар, түгәрәк өстәлләр үткәрү дисеңме... Редакция мәш килеп, гөрләп тора иде! Минем «Көмеш кыңгырау» редакциясендә дә шундый рух булдырасым килде.

«Көмеш кыңгырау»да оештырылган беренче бәйге – «Көн дә бер әкият» дип аталды. Шуннан соң газетабыз республика күләмендә 50гә якын бәйге үткәрде. «Озын толым», «Игезәкләр», «Иң яхшы хикәя, шигырь», билгеле бер тематика буенча мәкалә, батыр малайлар өчен көрәш ярышлары һ.б. Бәйгеләр республика күләмендә уздырылды.

Ул вакытта татар мәктәпләре дә шаулап, гөрләп эшләп тора. Чаллыда 2нче, 54нче, 29нчы гимназияләрдә, 18нче, 52нче мәктәпләрдә татар балалары укый, барысы да зал тутырып татарча сөйләшә!

«Көмеш кыңгырау» республика газетасына әйләнде. Бик күп районнарга очрашуларга йөрдек. Иң беренче сәфәр Саба районына булды. Шулкадәр яратып каршы алдылар. Саба районында мәгариф идарәсе җитәкчесе Шамил Зиннуров лесхоз мәктәпләренә алып барды. Саба районы – районнарга командировкага чыгуның үрнәге булды. Очрашуларга Чаллыдан актив җырчы балаларны да алып бара идек. Хәзер алар дөнья күләмендәге танылган шәхесләр: Санкт-Петербургтагы Михайлов театрының опера җырчысы Дамир Закиров, Италиянең Ла-Скала опера театры солисты Рүзил Гатин, саксофончы Артур Гыйниятуллин (Маузер).

Һәр районның хәбәрчесе була: барган саен аларның исемен әйтеп, кулларын кысып, бүләк тапшыра идек. «Көмеш кыңгырау» газетасында 2010 елга кадәр эшләдем. Аннан соң «Фатыйха» дигән дини китап-календарь чыгардым. Пенсиягә чыккач, Казанга кайттым.

«Журналист икәнсең, гомерлеккә журналист булып каласың»

– Журналистика дөньясыннан читләшмәдегезме?

– Журналистикадан киттем дип, кырт кисеп әйтә алмыйм. Социаль челтәрләрдә актив утырам. «Татарча аралашыйк» дигән төркемемдә 5000дән артык кеше бар. «ВКонтакте»да сәхифәмдә язмалар куям, кеше белән аралашам.

Гомереңне журналистикага багышлагансың икән, язмыйча, укымыйча тора алмыйсың. Бүгенге көндә дә «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре» һ.б. район газеталарын, интернет газеталарны укып барырга тырышам. Башкалар нәрсә яза икән? Нинди китаплар чыккан? Хәлемнән килгәнчә, күзәтеп барырга тырышам. Шатлыклы вакыйга күрәсең икән, язып куясы килә! Үзең уйлаганны гына язсаң да, башка кешеләр дә ошата, фикерләрен яза. Ялгызлыктан да котыласың, фикерләрең белән дә уртаклашасың. Журналист икәнсең, гомерлеккә журналист булып каласың.

«Татарстан яшьләре» газетасының 75 еллыгы

– Милли журналистикада күтәрелгән тема-проблемалар, проблеманың чишелеше, тирәнлеге, хәл ителеше белән канәгатьме Сез?

– Соңгы елларда проблемаларны күтәрү бар, чөнки алар бик күп! Татар матбугатында проблеманың чишелешенә киң караш белән карыйлар. Рәмис Латыйповның язмаларын укып барам. Кызыклы итеп, курыкмыйча яза. Гомумән, интернетка керсәм, «Интертат» сайтын ачып карыйм, чөнки бөтен яңалыклар шунда. Зилә Мөбәрәкшина дигәч тә, кем икән ул, дигән сорау тумады. Сезнең язмаларны карап барам. Чибәр икәнегезне генә белмәгән идем, күз тимәсен.

– Рәхмәт!

– «Ватаным Татарстан»нан Гөлинә Гыймадова, Гөлгенә Шиһапова, Зөһрә Садыйковаларның язмаларын, Радик Сабировның материалларын укыйм, үземнең дә язмалар «Шәһри Казан. Язмыш» газетасында басылып чыга.

Соңгы вакытта журналистлар кыюлана, проблемаларны чишә. Әмма мин аңлыйм: аларга хәзер бик авыр. Хәзерге вазгыятьтә, иркенәеп, үз фикереңне әйтә алмыйсың. Шунда да бер юлын табып, фикерләрен җиткереп торалар икән, бу да әйбәт.

Аллаһка шөкер, татар матбугаты яши, бар. Яшьләр дә журналистикага килеп тора. Күптән түгел «Көмеш кыңгырау»ның Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр тапшыру кичәсендә 2нче гимназиядә булдым. Безне анда татар рухы каршы алды. Мәктәптә бөтен җирдә татарча сөйләшәләр, матурлык бит! Журналистика номинациясендә җиңгән мәктәп укучылары сәхнәгә менде. Араларында кызлар да, малайлар да бар. Саф татарча матур итеп язалар, сөйлиләр. Шулай булгач, өмет бар әле, Әлхәмдүлилләһ! Киләчәктә дә шундый өметле яшьләр булып торсын иде.

«Яза белгән баланы күреп, аның белән эшләсәләр, милли журналистика мәктәбе эшеннән туктамаячак»

– «Көмеш кыңгырау»да эшләгән вакытта иң истә калган вакыйга нинди булды?

– Күңелемдә бер хатирә саклана. Линар Закировны беләсездер. Тышта коеп яңгыр ява, җил, давыл, урамга чыга торган түгел. Шунда редакция ишегенә берсе шакыды. Барып ишекне ачтым. Юешләнеп беткән, чәчләреннән сулар ага, сеңлесен җитәкләп, кечкенә генә бер малай басып тора. «Апа, мин әкият язган идем», – дип, язмасын суза. «Мондый вакытта эт тә оясыннан чыкмый, нишләп яңгырда йөрисең?» – дип, чәйләр эчереп, җил-давылның узганын көтеп, яңгыр туктагач кына чыгарып җибәрдек. Моның хәтле маҗаралар кичереп килгән баланың язмасын бирмичә булмас дип, бастырып чыгарырга булдык.

Линар артист буларак та бик талантлы. Театр мәктәбенә йөри иде. Укытучысы: «Син артист булачаксың!» – дип үгетләде. Линар безнең редакциягә дә еш килеп йөрде, бәйгеләрдә дә катнашты, урыннар алды, премияләр бирдек... Яза-яза остарып бетте! «Кем буласың инде хәзер?» – дип сорагач, «Журналист булам», – диде.

«Яшь ленинчы» газетасы баланың күңелен күтәреп эшләргә өйрәтте. Безнең белән Саимә, Илгизәр, Рәисә апалар ничек эшләде, без дә балалар белән шулай эшләргә тырыштык. Балаларның язмаларын игътибарсыз калдырмадым. Җавап хаты язып җибәрә идем. «Күңелеңне төшермә, әле синең булып бетмәгән, менә шулай язып кара әле», «әйбәт булган, яхшы язгансың» дигән киңәш-диалог, әңгәмә булырга тиеш. Яза белгән баланы күреп алып, аның белән эшләү булган очракта, милли журналистика мәктәбе эшеннән туктамаячак.

Бүгенге көндә «Сабантуй» һәм «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр журналлары аена 1 тапкыр чыга. Минемчә, балаларның язмаларын бирүдә аларның мөмкинлекләре күп түгел. «Көмеш кыңгырау» – бердәнбер балалар һәм яшүсмерләр газетасы булып калды. Газетада балалар белән эшләү мөмкинлекләре күбрәк. Әйткәнемчә, бала язмасыннан исем-фамилиясе белән ике генә юлын бастырсаң да, аның язарга дәрте уяна.

– Татарча аралашу, сөйләшү бар иде, дидегез. Татарча яза торган балаларны табу кыенлык тудырмагандыр.

– Юк, әлбәттә. Татар мәктәпләре эшләп торгач! Редакциягә тау-тау хатлар килә иде, дип сөйләү хәзер фантазия кебек кабул ителә. «Ялкын» журналы мөхәррире Эльмира Закирова да берзаман хатлар белән тулган 40-50шәр калын папкаларны күреп, шаккатты: «Шуның кадәр аласызмы?!» – диде. «Моннан нәрсә дә булса алып буламы?» – дия-дия, һәр хатны укып чыгарга тырыштым, беркемгә дә ышанып бетмәдем. Шаулап торган, рәхәт бер мохит иде ул. Андый хәл бүтән кабатланмас микән?..

«Замана баласында да язу теләген, татар әдәбиятына мәхәббәт уята аласың икән, бу – үзе бер гаҗәп күренеш»

– Ул чор артта калды кебек, хәзер яңа буын үсеп җитте. Элекке буын хәзергеләренә охшамаганмы?

– Бик килешәм. Кичә «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Резеда Гасыймова белән газетаның беренче саны турында сөйләштек. «Көнләшебрәк карадым, балалар рухы күбрәк булган. Бездә алай ук түгел, бездә – олыларча», – ди. Хәзерге буын балалары балаларча түгел, ә олыларча фикер йөртә. «Көмеш кыңгырау» кичәсендә дә бу сизелде. Балалар хәзерге заман сүзләре белән сөйләшә, «Ватсап» төркемендә аралаша, интернет белән эшли. Аларның сәхнәгә чыгып биюләре синең элекке «Әпипәң» түгел инде. Гимнастика хәрәкәтләрен дә ясыйлар. Әнә шул замана баласында да язу теләген, татар әдәбияты, тарихына мәхәббәт уята аласың икән, бу – үзе бер гаҗәп күренеш. Чыннан да, хәзер балалар үзгә. Алар икенче төрле уйлый, кызыксынулары аерыла.

«Өмет чаткысы булып, милли журналистика кала»

– Хәзер телебезгә рус теле йогынтысы бар. Шунлыктан, сөйләмебездә дә рус сүзләре үтеп керде. Өстәвенә, балалар да русча уйлый, фикерли, диләр. Бу – язмаларда да чагылыш табамы?

– Бу күренеш хәзер авылда да күзәтелә. Бер татар авылы укытучысы белән аралашам. «Нәрсә турында сүз барганын аңласыннар өчен русча әйтеп бирәм бит», – ди. Ул авыл Түбән Камага якын. Шәһәрдән авылга рус телле балалар кайтып, авыл балалары белән аралашып, йогынты ясый. Нәтиҗә: балалар үзара да русча сөйләшә. Менә шундый хәлгә җитеп барабыз.

Язмаларда кайбер рус сүзләрен язып кую бар, бу – замана йогынтысы. Без кечкенә чакта яңа чыккан һәр китапны, аңлыйбызмы-юкмы, укый идек. Татар балаларының күбесе шул иде. Татарча гына укып үстек, гаиләдә татарча гына сөйләштек, киресенчә, русча белми идек. Рус телле белгечлекләрдә татар балаларына авыррак булды. Әйтәсе килгән сүзен әйтергә куркып, акценттан оялулар... Без, ярый, татарча укыдык.

Телнең дәүләт ягыннан кысрыклануы да яхшыга алып бармый. Телебез, татар балалары өчен куркырлык нигез бар. Өмет чаткысы булып, милли журналистика кала.

Кайсы яктан әле син, сеңлем?

– Казанның үзеннән.

– Сөбханаллаһ! Кайсы мәктәптә укыдың?

– 27нче гимназиядә.

– Һәм шундый саф татарча матур сөйләшәсең! Казанның үзәгеннән чыгарлык итеп, татар белгечен тәрбияли алган чор булган бит. Чаллыда татар яшьләрен ничек кайнаганын күрсәң! Педагогика институтында татар белгечләре өчен махсус факультетлар ачкан иделәр... Барысы да бетте, ябылды. Ә бит кайнап торды!

Татарча укып, белем алып та кеше югалмый. Киресенчә, үз урынын, эшен таба. Аллаһы Тәгалә миңа шундый юл күрсәткәне өчен бик сөенәм. Картаеп барганда, үткән тормышыңа йомгак ясаганда уйлыйсың инде: «Дөрес юлда булганмын, ярый шул һөнәрне сайлаганмын», – дип. Язмыш бик күп кызыклы кешеләр белән очраштырды, шулар турында яздым.

«Татарстан яшьләре»ннән киткәч тә, Рина апа: «Сине югалттылар бит, «яза иде, кайда ул, күренми» дип, телефоннан шалтыратып, хатлар язып сорыйлар», – дигән иде. Минәйтәм, син киткәнне сизәрлек булгач, урының бушаганны белгәч, бу – бик яхшы.

– Журналист башта исеме өчен, аннары исем аның өчен эшли, дигән гыйбарә искә төшә.

– Дөрес. Чаллыга килгәч тә, «кем килгән, кем соң ул» дип әйтүче булмады, мине инде беләләр иде. «О, ничек монда килгән ул?» – диделәр. Журналистикада тырышлык эзсез югалмый. Шул хезмәтнең тәмен, ямен белеп эшләүчеләр булсын иде. Журналист булырга омтылучылар күп. Укып торалар, шөкер.

– Гаилә хәлегез ничек?

– Гаилә хәленә килгәндә, шөкер, ялгыз түгелмен. Кызым, кияү, оныгым гел янәшәмдә. Мин – аларга, алар миңа булышып, бик рәхәт гомер сөргән чакларыбыз. Тормышыбыз җитеш, саулыктан зарланмыйбыз. Әлхәмдүлилләһ. Гел шулай булсын иде! Дөньяда, илдә, өйдә, күңелләрдә гел тынычлык, иминлек, бәрәкәт булсын иде!

«Күңелләрендә бер генә сүз дә язылмаган ап-ак кәгазьгә тугрылык булсын»

– Яшь каләм тибрәтүчеләргә Сездән киңәш ишетәсе килә.

– Яза белгән кеше язудан тәм таба икән, гомере буе шул эшкә омтылачак, шуннан рәхәт алачак, кешеләргә файда китерү юлында икәнлеген аңлаячак һәм гел шуңа омтылачак. Каләм әһеле булган яшьләребезгә шул омтылыш керсен иде. Күңелләрендә бер генә сүз дә язылмаган ап-ак кәгазьгә тугрылык булсын. Матурлыкны, матур кешеләрне сурәтләү, тормышның матурлыгын һәм өмете сүнеп барган кешеләр күңелендә өмет уяту рәхәтлеген тоеп, чын күңел белән иҗат тәмен тоеп яшәсеннәр, язсыннар иде.

Журналистика – кешеләрне аңлау омтылышын үстерә торган җан таләбе. Кешеләр белән аралашып, аларны язмаларың белән канатландыру хисе, үзең күргән матурлыкны башкаларга җиткерү сәләте.

Теләсә кем журналист була алмый. Үзеңә бирелгән сәләтнең кадерен белеп, язып, илһамланып яшәү – олы бәхет. Каләм әһеле булган яшьләргә шушы бәхетнең олылыгын тоеп яшәүләрен телим. Ак кәгазьгә үзеңне борчыган, тәэсир иткән җөмләләр тезеп, кешеләрнең күңелләрен күтәрерлек булсын.

  • Садыйкова Нәсимә Исхак кызы – 1952 елның 11 октябрендә Татарстанның Чистай районы Исләй авылында туа. 1979 елдан Казан дәүләт университетында журналист һөнәре ала. 1980 – 1982 елларда Әлки район «Коммунизм юлы» газетасы редакциясендә радиотапшырулар корреспондент-оештыручысы, хатлар бүлеге мөдире.
  • 1982 – 1991 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә пропаганда һәм агитация бүлеге корреспонденты, укучы яшьләр бүлеге мөдире, коммунистик тәрбия бүлеге мөдире. 1991 – 1996 елларда «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясендә өлкән корреспондент, хатлар һәм реклама бүлеге мөдире, баш мөхәррир урынбасары. 1996 – 2010 елларда «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире. Кызы Нәфисә кияүдә, Шамил исемле оныгы бар.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100