Рифат Зариповларның дус-тату гаиләсе бергәләшеп бәби каршыларга барган. Җырчының бертуган абыйсы, администраторы Илгиз Зарипов дүртенчегә әти булган.
«Дуслар, бездә бүген зур бәйрәм. Килдек менә бәби каршыларга. Нәселебез ишәйде, гаиләбездә тагын бер сабый туды, Алллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән. Уртанчы абыем Илгиз белән Миләүшәнең дүртенче балалары – Сөләйман дөньяга килде», – дип сөйләгән һәм сабыйны каршы алуның иң матур мизгелләрен сторисларында күрсәтеп барган Рифат Зарипов.
Балаларының куанычын уртаклашырга әби-бабайлар да килгән. Сөләйман – Рифат Зариповның әти-әнисенең җиденче оныгы икән инде. «Хис-кичерешләрне аңлатып бетерерлек түгел. Хәерле, озын гомерләр телибез оныгыбызга. Куаныч-шатлыклар алып килсен», – дип матур теләкләрен юллаган Рифат Зариповның әнисе дә сабыйга.
Илгиз белән Миләүшә Айгизә, Илидә һәм Йосыф исемле 3 бала тәрбиялиләр инде. Иң кечкенәләре Сөләйман белән олы кызларының яшь аермасы – 15 яшь тирәсе.
Зариповлар үзләре дә гаиләдә 3 малай үскән.