news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесендә җиңүчегә Гомрә сәфәренә юллама тапшырачаклар

news_top

Казанның «Гаилә» мәчете ел саен «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе уздыра. Бәйге шәҗәрәләр аша тарихта татар милләтенең урынын билгеләү, тарихи үзаң формалаштыруга өлеш кертү максатыннан үткәрелә. Катнашучыларны, нәсел агачы төзеп кенә чикләнмичә, ул нәселдән кемнәр чыккан, алар кайларда, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен дә өйрәнергә чакыра, шул рәвешле матур традицияләрне дәвам итәргә этәргеч булып тора. Бу хакта оештыручлар хәбәр итә.

2026 елның бәйгесенә эшләр 4 марттан 30 августка кадәр кабул ителде. Бәйгегә 30 дан артык эш килде, мәртәбәле жюри тарафыннан эшләр тиешенчә бәяләнде һәм урыннар чыгарылды.

Бәйге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе, «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәме белән «Гаилә» мәчете тарафыннан оештырылды.

29 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтә «Гаилә» мәчетендә, бәйгегә йомгак ясап, җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Мәчеттә шәҗәрәләрдән күргәзмә оештырыла. Төп бүләк – Гомрә сәфәренә юллама булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар