«Нәрсәдер ошамаса, алар төкерә, туристларга да эләгә»: Чаллы фермерлары дөяләр асрый
Дөяләр янына барганда, хуҗаларының кесәсендә һәрчак икмәк кисәге була, ә авыл халкы алма белән сыйлый.
Чүлдә яшәүче буларак кына күз алдына килүче дөяләр Татарстанда да үзләрен рәхәт хис итә. Ләкин бу дөяләр үзебезнеке – бер өркәчле түгел, ә ике өркәчле, безнең климатка яраклашкан хайваннар. Дөя асраучы фермерлар хакында «Челнинские известия» журналисты Ольга Степанова яза.
Кушаматлары – Көнчыгыш-татар һәм Голливуд исемнәре
Тояклыларны 5 ел дәвамында крестьян-фермер хуҗалыгында Инзилә Шәйхуллина гаиләсе асрый. Дөяләр аларга әтисе Фаил Хөснетдиновтан күчкән.
«Татарстанның үз тере кораблары бар, әмма чүлнеке түгел, ә безнең болыннарныкы, – дип елмаеп сөйли 63 яшьлек фермер Фаил. – Арча районыннан 5 ел элек ата һәм ана дөя алып кайттым, һәркайсы өчен 150шәр мең сум түләдем. Аларга 10 яшь тирәсе. Вакыт узу белән алар үрчем бирә башлады – хәзер 3 балалары бар, дүртенчесен көтәләр. Күпбалалы ана дөя кабат буаз, баланы алар 1 елдан артык күтәрә», – дип сөйли Фаил.
«Без бөтен дөяләргә дә кушамат итеп шәрык-татар исемнәре бирдек, ә берсендә – Голливуд исеме. Дөя гаиләсенең хуҗасын Сәет, аның хатынын Җәмилә, кызын Зәйнәп, ике улын Фәрхәд һәм Симба дип атадык, – дип яратып сөйли Инзилә. – Балалаганда бер тапкыр да янында булмадык, ана дөя барысын да үзе булдырды. Иртән килүебезгә инде дөя баласы үз аякларында басып тора иде».
Фаил үзе дә, улы да, кызы һәм оныклары да – Боерган һәм Колыш авылында үскән. Гаиләдә беренчеләрдән булып, Фаил безнең яклар өчен ят хайванны үрчетергә карар кыла. Әгәр икеөркәчлеләр Монголиядә һәм Казахстанда яши икән, бездә дә яшәячәк, дип уйлый.
Әти-әнием мондый хайванны күреп, бик гаҗәпләнер иде
«Әти-әнием дөяләрне күреп, мөгаен, гаҗәпкә калырлар иде. Бәлки, сиңа нигә кирәк алар, диярләр иде. Безнең балачакта 2 сыерыбыз бар иде, 4 сарык һәм ат тоттык. Совет чорында шәхси ишегалдында бүтәнчә мал башы тотарга рөхсәт итмәгәннәр. Әтием колхоз умартасын һәм атлар карый иде, аның белән болынга төн куна печән чабарга йөри, шалашта йоклый идек. Фермерлык сәләте миңа аннан күчкән», – ди Хөснетдинов.
Бүген дәүләт зур көтүләр тоту мөмкинлеге бирә. 5 дөядән тыш, фермерның бозаулары белән 45 сыеры, 40 аты, 1000 сарыгы, 2 ишәге бар. Кызы 3 миллион сумлык грант акчасына 24 савым сыеры сатып алган, тәүлегенә 600 литр сөт сава, аны Алабуга сөт заводына тапшыралар. Сөттән тыш, сарык һәм ат ите, шулай ук авыр йөк ташучы атлар саталар.
«Быел май аенда поши баласын үзебезгә сыендырдык. Аны безгә алып килделәр, анасы баш тарткан, диделәр. Без аның гаиләсенә әверелдек. Яхшы туклана, ныгый, баһадир булып үсә», – ди Инзилә.
Чеметсәң, төкерергә дә мөмкиннәр
Дөяләр ризыкка таләпчән түгел. Сыер һәм атлар белән бергә көтүдә йөриләр, үлән белән туклана, хәтта әрем һәм алабутаны да ашыйлар, яраткан тәм-томнары да бар: икмәк, алма, бәрәңге. Алар янына барганда, хуҗаларының кесәсендә һәрчак икмәк кисәге була, ә авыл халкы алма белән сыйлый. Кышын аларга солы, арпа, салам ашаталар.
«Терлек азыгын үзебез әзерлибез, сатып алу хәзер отышлы түгел – бик кыйммәт. Игенчелек өчен минем 500 гектар пай җирем, кызымның үзенең 200 гектар җире бар. Бодай үстерәбез, печән үзебезнеке. Әзерләү өчен кирәкле техника – комбайн, трактор бар», – ди фермер.
«Җәй ахырында, көзен, болыннарда сусыл үлән кимегәч, дөяләр күрше Калмия авылына йөри башлый, анда сенаж бар. Алар – туймас тамак, тәүлегенә һәркайсы 40ар килограмм терлек азыгы ашый. Аларга кышка кадәр өркәчләренә май тупларга һәм җылы йон үстерергә кирәк. Бездәге кышларны тыныч кичерәләр – 40-50 градуска кадәр салкынга түзә алалар», – дип аңлата кызы.
Бу хайваннарга җылытылган аерым «люкс» утарлар кирәк түгел. Үтәли җил генә йөрмәсен, югыйсә чирләп китәргә мөмкиннәр. Гомумән алганда, аларның иммунитеты нык. Сәламәтлекләрен мал табибы күзәтеп тора. Бүген фермада аерым иркен тораклары бар. Калган икесендә ат һәм сыерлар яши, яшь ишәк гаиләсенең дә үз торагы бар.
«Безнең өркәчлеләребез бик мөстәкыйль. Иртән көтүгә чыгарабыз: көтүдә үзләре йөри, кич кайталар. Ярыйсы ук кырыс холыклы, ачу саклаучаннар. Әгәр ни дә булса ошамый икән, кайдадыр очраклы рәвештә кысыла, кемдер чеметә я кычкыра икән, һичшиксез, аңа төкерәчәк. Безгә дә, балаларга да төкергәннәре булмады, ә менә туристларга эләгә иде. Күрәсең, безне үз хуҗалары, туендыручылары итеп аңлыйлар. «На Дерибасовской хорошая погода, на Брайтон-Бич опять идут дожди» фильмындагы шикелле, анда дөя, хуҗасының чын түгеллеген аңлагач, аңа төкерә бит. Күрәсең, бездә дә шулайдыр», – дип көлә Фаил.
Туризмны оештыру өчен акча юк
Киләчәктә Инзилә ире Илдар белән (сүз уңаеннан, ул – шәһәр егете, ә «бабасы» ярдәмендә фермерлык хезмәтен үзләштергән һәм авыл тормышын ярата башлаган) туристлар өчен дөя фермасы ачарга телиләр. Әлегә акча җитми.
«Алдагы 5 елда территорияне төзекләндерергә – туристлар өчен уңайлыклар тудырырга планлаштырабыз. Безгә кунакка килүчеләр дөяләрне тыныч кына ашата, аларга атланып йөри алсын өчен,– дип билгеләп үтә фермер. – Дөя йоныннан эшләнмәләр ясауны оештырырга телибез, хәзер без аны әбиләргә бирәбез, алар җылы киемнәр бәйли. Дөяләр өчен алма, бәрәңге белән бүлешәләр. Бәйләнгән җылы оекбашлар бүләк итәләр».
Хәзер дөяләр бәйрәмнәрдә балалар һәм өлкәннәрне атландырып йөртү белән керем китерә.
Баш фермер һәм гаилә башлыгы Фаил үзенең башлаган эшен балалары дәвам итүенә сөенә. Хәзер инде аңа тыныч күңел белән ялга очарга да мөмкин. Сүз уңаеннан, быел 63 яшендә ул беренче тапкыр Төркиядә ял иткән, хәзер елына 2 тапкыр диңгезгә барырга планлаштыра.