Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәрсә зыянлырак? (Гүзәл Сөнгатуллина)

news_top_970_100
Нәрсә зыянлырак? (Гүзәл Сөнгатуллина)
"Чаян" журналыннан

– Исәнмесез! Нәрсә борчый сезне? – дип кызыксынды табиб, бүлмәсенә керүгә.

– Сезгә сорауларым бар иде. Нәрсәдән башлыйм икән?

– Алай күп булгач, кайсыннан башласагыз да була, – диде табиб, бераз елмаеп.

– Менә нәрсәне беләсем килә: миңа ярманың кайсын ашарга ярый?

– Ничек инде, кайсын? Кайсын яратасыз – шунысын ашагыз, – диде табиб, аптырабрак калып.

– Юк шул, Интернетта язалар бит: «Зыяны бар, табиб белән киңәшегез!» дип, шуңа күрә нинди ярма ашарга да белгән юк.

– Хм... – дип, табиб уйга батты. – Ярманың барысы да файдалы. Сез бит көн саен бер ризык ашамыйсыздыр?

– Юк ла, шуңа кызыксынам.

– Алай булгач, барысын да ашарга ярый. Курыкмыйча ашагыз. Тагын нинди сорау?

– Яшелчәнең кайсын ашарга ярый?

– Бөтенесен рәхәтләнеп ашагыз!

– Ә менә интернетта язылган: «Зыяны күп, табиб белән киңәшергә кирәк» дип.

– Яшелчәнең бөтенесе файдалы, ниндиен ашасагыз да була. Инде беттеме?

– Юк, тагын соравым бар...

– Бу юлы нәрсә?

– Җиләк-җимешнең кайсысы файдалы, кайсысы зыянлы?

– Нормасын белебрәк ашасагыз, файдалырак икәнен исегездә тотыгыз! Зыянлы дип язылганмы интернетта?

– Әйе шул. Хәзер нәрсә ашарга белмәссең. Ите дә зыянлы, ярмасы да...

Барысы турында табиб белән киңәшергә тәкъдим ителә.

– Әһә... Димәк, интернетта еш утырасыз. Йокыгыз да качкандыр?

– Йокы турында күптән онытылды инде. Бар нәрсәне карап чыкканчы таң ата. Блогерлар төрле киңәш бирә. Бусы ярый, бусы ярамый. Баш каткан.

– Алай булгач, сезгә менә нәрсә киңәш итәр идем. Интернетта күп утырмагыз. Йокыгыз да рәтләнер. Әлегә бер дару язам. Йоклар алдыннан эчәрсез!

– Рәхмәт яусын, – дип, сөенеп чыгып киттем.

Юлда даруханәгә кереп, табиб язган кәгазьне сузам.

– Ул дару бездә юк әлегә, – диде чибәр кыз. – Аның урынына икенче дару тәкъдим итә алабыз. Аннан, безнең бүген күп даруларга акция. Арзан бәяләргә алып була.

– Табиб белән киңәшәсе түгелме?

– Юк. Бәясе арзан вакытта алып калыгыз.

Үгетләүләренә һәм акциягә игътибар итмичә, булмаган дару урынына кирәген генә алдым.

Өйгә кайтып укысам, берәр зарары юк микән дип. Язылган: «Файдасына караганда зыяны күбрәк икән: аллергия реакциясе булырга мөмкин, эч авырту, баш әйләнү, йоклый алмау, күз күреме начараю, кома, клиник үлем...»

Менә шуннан соң исән калып карагыз, дусларым!

"Чаян" журналыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100