Нәрсә ул зәм-зәм? Бу турыда «Әниләр мәчете» телеграм-каналында аңлаталар.
Зәм-зәм чыганагы Мәккәдә урнашкан. Ул озак саклана, физик үзенчәлекләре үзгәрешсез кала, тәме югалмый. Су өйдә еллар буе тора ала, һәм аның сыйфатлары үзгәрмәячәк.
Зәм-зәм суының кеше организмы өчен файдасы галимнәр тарафыннан да расланган.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән:
إنها مباركة إنها طعام طعم و شفاء سقم
«Җир йөзендә иң яхшы су – зәм-зәм суы. Ул (тәмле дә) ризыкка тиң туклыклы да, күп чирләрдән дәва да».
Зәм-зәм суын эчү әдәбе
- «БисмиЛләәһне» әйтергә, ә аннан соң дога укырга кирәк.
- Кыйбла ягына юнәлеп, баскан килеш эчү мөстәхәб.
- Зәм-зәм әз йотымнар белән, су савытын уң кул белән тоткан хәлдә эчелә.
Зәм-зәм суын эчкәндә укый торган дога
اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ عِلْماً نَافِعاً وَرِزْقاً وَاسِعاً وَشِفَاءً مِنْ كُلِّ دَاءٍ وَ سَقَمٍ
[Әллааһүммә иннии әс-әлүкә гилмән-нәәфигән үә ризкан үәәсигән үә шифәә-ән миң-күлли дәә-ин үә сәкамин]
«Аллаһым, Синнән хәерле гыйлем, киң вә мул тормыш һәм барча авыру-сызлаулардан шифа сорыйм».