Авыл баласының иң үзәгенә үткән нәрсә — русчаны тиешенчә белмәүдер. Хәзерге заман балаларына русчаны үзлектән өйрәнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек әле ул. Интернеты, телевизоры кул астында, рус телле шәһәр балалары белән аралашып торалар. Ә бит элек күпме бала шул тел белмәү аркасында иза чиккән. Рус телендә имтихан тапшыра алмыйча, хыяллары белән саубуллашканнары да, кергәч укый алмыйча, кире авылга кайтып китүчеләре дә күп булган. Ә менә мессенджерларда таралган бу язманың герое тел белмәү дигән проблема алдында бер дә югалып калмаган.
«Бер җәйге кичтә ирем белән капка төбендә утырабыз. Безнең янга шәһәрдән кунакка кайткан күршебез дә чыгып кушылды. Ни дисәң дә гомер узган саен яшьлекне телгә алабыз бит. Күршебез дә сүз иярә сүз чыгып, шул елларга кайтып килде.
„Мәктәп бетереп, училищега укырга керергә йөрибез“, — дип сөйләп китте ул. Куркып кына приемныйга кердек. Авылдан чыгып йөргән юк бит. Безгә, тутырыгыз дип, анкета тоттырдылар. „Фамилия, имя“ дигән урыннарын тутырдык. «Год рождения» дигәнен дә бик эшлекле кыяфәттә язып куйдык. Карыйм, „пол“ дигән сүз тора. Бергә килгән малайдан: „Пол нәрсә ул? “ — дип сорыйм. И теге көлгән була. «Полның нәрсә икәнен белмисең шту ли, идән бит ул. Крашеный дип яз, ату хәерчеләр дип алмаслар», — ди бу.
«Безнең идән буямаган бит, алдаганны белсәләр, куып кайтарырлар», — дим.
«Алайса половина крашеный, половина не крашеный дип яз», — ди иптәшем.
Менә, күршеләр, шул половина не крашеный белән боцман булып бөтен дөньяны гиздем", — дип сөйләп, безне рәхәтләнеп көлдергән иде.
Хәзер генә балалар тууга русча сөйләшәләр, без авыл балалары бер авыз русча белмәдек шул. Әмма, күршем әйтмешли, төшеп тә калмадык", — дип сөйләгән бу кызык хәлне бер авыл апасы.