Нәҗес – ул кешенең тәнен, киемен һәм намаз кылу урынын пычрата торган нәрсә. Нәҗәсәт 2 төрле була. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында язалар.
Җиңел нәҗәсәт:
- ите ашалмый торган кошларның (мәсәлән, карчыга, карга) тизәге;
- ите ашала торган хайваннарның (ат, сыер, сарык һәм башкаларның) сидеге.
Авыр нәҗәсәт:
- кеше тизәге, җенси органнардан чыккан сыекча;
- ите ашарга яраклы хайваннарның тизәге;
- итен ашарга ярамаган хайваннарның (эт, бүре һ.б.) тизәге, сидеге, төкереге, ите, тиресе;
- шәригать кушканча чалынмаган хайваннарның ите, сөякләре, эшкәртелмәгән тиресе;
- дуңгыз (бөтенләе белән, хәтта эшкәртелгән хәлдә дә);
- итен ашарга яраклы кошларның (каз, тавык һ.б.) тизәге;
- үләксә, мәетләр;
- кан, эрен, лимфа;
- косык.
Әгәр тәндә, киемдә яки намаз уку урынында түбәндәге күләмдә нәҗес булса, намаз укуга комачауламый:
- куе нәҗәсәт – карбыз төше кадәр.
- сыек зур нәҗәсәт – уч төбе кадәр диаметрда.
- кече нәҗәсәт – киемнең 1/4 өлеше.
Ләкин, мөмкинлек булса, нәҗәсәттән чистарынып намаз уку дөрес булыр, диелә әлеге хәбәрдә.