Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәрсә ул фитыр сәдакасы?

news_top_970_100

Әбу Дауд китергән бер хәдистә болай диелә:⠀⠀⠀

«Пәйгамбәребез (с.г.в) ураза вакытында буш сүз сөйләп, бушка уздырган вакыт өчен чистарыну буларак һәм мохтаҗларны ашату нияте белән, фитр сәдәкасын тиешле кылган. Фитр сәдәкасы бәйрәм намазына кадәр бирелсә, (тулысынча) кабул булыр, ә бәйрәм намазыннан соң бирелсә, гадәти сәдәкадан китәр».

Хәнәфи галимнәре фитр сәдәкасының түбәндәге үзенчәлекләрен билгеләгәннәр:

  • Исламда фитр сәдәкасы, зәкят кебек, матди чыгымнар сораучы гыйбадәт санала.
  • Фитр сәдәкасы (авыз ачу сәдәкасы) ураза бәйрәме мөнәсәбәте белән бирелгәнгә күрә шулай атала.
  • Бу сәдәка изге рамазан аенда ураза тоту мөмкинлеге биргән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән бирелә.
  • Бу сәдәка рамазан аенда булган гөнаһ, кимчелекләрне каплау нияте белән бирелә.
  • Фитр шулай ук аз керемле, мохтаҗ кешеләрне бәйрәм уңаеннан шатландыру максатыннан да бирелә.
  • Фитр сәдәкасы вәҗиб хөкемендә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100