news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нәрсә пешерим?» диючеләргә бик тиз әзерләнә торган кәтлит рецепты

news_top
«Нәрсә пешерим?» диючеләргә бик тиз әзерләнә торган кәтлит рецепты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова туралган иттән ясала торган һәм бик тиз, җайлы гына әзерләнә торган кәтлит рецептын язган.

  1. Тавык итен, кинза һәм сарымсакны вак итеп турыйсыз;
  2. 1 йомырка өстисез;
  3. Аз гына он (чама белән, аз гына оешсын өчен);
  4. Тоз, борыч өстисез;
  5. Коры аджика да салырга була (салмаска да була, мин борычлы ризык яратам);
  6. Барысын бергә болгатасыз да, табада ике яклап кыздырасыз. 20-25 минутта тәмле ризык әзер.
  7. Гарнирга дөге боткасы пешерәм, – дип язган Гөлназ Сәфәрова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар