Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәрсә эчсәң, тизрәк йокыга китәсең?

news_top_970_100
Нәрсә эчсәң, тизрәк йокыга китәсең?
"Татар-информ" архивы

Җылы сөткә кайсыбер ингредиентларны кушып эчү тынычландыру эффекты бирә. Аны төнгә эчү тизрәк йокыга китәргә ярдәм итә. Диетолог-нутрициолог Екатерина Матыскина бу турыда «Спутник» радиосына сөйләгән. «АиФ» шул хакта яза.

Тизрәк йокыга китәр өчен, сөтне нәрсә белән эчәргә?

Тынычландыра торган эчемлекнең нигезе – сөт. Организмны тынычландыру сөтнең аксымлы өлешенә бәйле, ди белгеч.

«Йокы алдыннан аксым куллануның тагын бер яхшылыгы – ул регенерация процессларында актив катнаша, алар организмда төнлә башлана», – ди Матыскина.

Белгеч искәрткәнчә, мондый эчемлеккә, кагыйдә буларак, бал кушалар. Ләкин ул бер чәй кашыгыннан артык булмаска тиеш. Чөнки балда глюкоза һәм фруктоза күп, ә глюкоза энергия бирә. Шуңа күрә тынычландыра торган эчемлек капма-каршы эффект бирергә мөмкин.

«Аны аз-азлап кына кушсаң, бер чәй кашыгы, без нерв системасын уятмыйбыз», – ди ул.

Тынычландыра торган эффектны көчәйтү өчен, сөткә төрле тәмләткечләр, үләннәр салырга була. Бу – бөтнек, ромашка, лаванда экстракты.

Үсемлек сөтеннән тынычландыра торган эчемлек ясап буламы?

Була. Ләкин, белгеч сүзләренчә, үсемлек сөтенең барлык төрләреннән түгел. Мәсәлән, банан сөте бу очракта бармый, анда шикәр күп. Дөге сөтен дә кулланмау хәерле, аны клетчаткасы аз булган гади ак дөгедән ясыйлар, организм дөге сөтен гади углеводлар җыелмасы дип кабул итә.

Белгеч чикләвек сөтен дә кулланмаска киңәш итә. «Чикләвек сөтендә майлар күп, алар озак эшкәртелә, төнлә бавырга, үт куыгына өстәмә йөкләмә ясый», – ди ул.

Тынычландыра торган сөтне кемнәргә эчмәү хәерле?

Матыскина сүзләренчә, сәламәтлегендә билгеле бер проблемалар булган, диета тоткан кешеләргә мондый сөтне эчмәү хәерле.

«Диабетлы кешеләргә мондый эчемлек ярамый. Авырлык киметү максаты булса, гади углеводларны кичке 5кә кадәр, ягъни көннең беренче яртысында кабул итәргә кирәк. Шуңа күрә тынычландыра торган сөтне эчүне чикләү хәерле. Балга аллергия булырга мөмкин. Әгәр шундый каршылыклар булмаса, тынычландыра торган сөтне атнасына 2-3 тапкыр эчәргә була», – ди Матыскина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100