Артист Данир Сабировның хатыны, блогер Миләүшә Сабировага язылучылары сораулар биргән. Халыкның күзе үткен: Миләүшә Сабированың тазарып китүен күреп алганнар.
«Сез тазарып киткәнсез, нәрсә булды?» – дип сораганнар аннан.
«Әйе, бераз тазарып киттем. Нәрсә теләдем – шуны ашадым, гулянкалар, кунаклар… Гомумән алганда, ләззәтләндем мин. Хәзер дөрес ашауга алындым. Тиздән формада булырмын дип уйлыйм», – дип җавап биргән Миләүшә Сабирова.