Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәрсә ашасаң, тиз картаясың?

news_top_970_100
Нәрсә ашасаң, тиз картаясың?
Фото: © "Татар-информ"

Табиблар кешенең тышкы кыяфәтен үзгәртеп, картайта торган ризыклар турында аңлаткан. Бу турыда «Российская газета» яза.

Матурлык һәм сәламәтлекне саклау турында сөйләгәндә, белгечләр организмга файдалы төп чыганакларны әйткән. Аеруча хатын-кызларда, еш кына майларны куллану турында сорау туа. Табиблар фикеренчә, балансланган рационда алар 30 процент чамасы булырга тиеш, чөнки майлар – күзәнәк мембранасының мөһим компоненты, шулай ук җенес гормоннары чыганагы.

Ләкин монда нюанс бар. Ул чикләвекләрдә, авокадода, майлы балыкта аеруча күп булган файдалы липидларга бәйле. Исемелектә, мәсәлән, майлы ит, атланмай, пальма һәм кокос мае, дуңгыз салосы бар. Рационда трансмайларны минимумга калдырырга кирәк. Кагыйдә буларак, алар кибеттән алган камыр ризыкларында, озак саклана торган десертларда, фастфудта, башка әзер ярымфабрикатларда була. Системалы рәвештә мондый ризыкны ашау кыска вакытка гына канәгатьләнү бирә, шул ук вакытта йөрәккә һәм кан тамырларына, ашказаны-эчәклек трактына, тән тиресе сыйфатына һәм башкаларга начар йогынты ясый.

Еш очрый торган сорау – организм күзәнәкләре өчен төп төзелеш материалы – аксымны (табибларның күбесе раслаганча, ул һәр ашаган саен булырга тиеш) кайсы продуктлардан аласы? Табиблар сүзләренчә, көн саен йомырка белән ит ашамасаң да була. Кузаклыларга (ясмык, фасоль, борчак, нут) игътибар итегез, кош һәм балык ите ашагыз.

Сәламәтлек өчен иң файдалы гарнирлар – чистартылмаган дөге, бодай, солы. Шулай ук матурлык саклый торган рационда ипи дә бар, тик ул бөтен бөртекле. Ак оннан ясалган ризыклар кире эффект бирә.

«Меню даими рәвештә эремчек, сөт, кефир, йогыртлар, сырлар һәм башка сөт ризыклары кертегез, тик аларга шикәр кушылмаган булсын», – ди табиблар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100