Наркотикларга бәйлелектән дәваланган рэпер Гуф концертта Разият Салаховага тәкъдим ясады
45 яшьлек рэпер Гуф 7 мең тамашачы алдында сөйгән кызы Разият Сәлаховага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Кыз ризалашкан, дип яза VOICE сайты.
«Гуф» буларак билгеле рэпер Алексей Долматов, Мәскәүдә концерт куяр өчен, бер кичкә реабилитация клиникасыннан китеп торган. Шоу «VK Stadium»да узган. Артистның аягында электрон беләзек була, бу беләзекне аңа суд билгеле бер гамәлләрне тыеп, чик чарасын сайлаган көнне кидергәннәр. Чыгышы вакытында ул үзе дәвалана торган тернәкләндерү клиникасы хезмәткәрләренә, шулай ук Наро-Фоминскның хокук саклау органнарына рәхмәт тә белдергән.
«Барыгызны да күрергә шатмын, ә бит төрмәдә ята ала идем!.. Хәзер мин яткан рехабка, Наро-Фоминск округы РУВД хезмәткәрләре хөрмәтенә бер шаулап алыйк әле!» – дигән ул тамашачыларга.
- Рэпер Гуф Мәскәү өлкәсендәге Апрелевка шәһәрендә ял иткәннән соң җинаятьтә гаепләнде. Рэпер анда дусты һәм 4 кыз белән ял иткән. Гуф администраторга дорфалык күрсәтә һәм 6 меңлек счетны түләүдән баш тарта. Шулай ук, полицейскийга һөҗүм итә – аңа суга һәм телефонын ала.
- Рэперны Мәскәүнең Басманный районындагы «Свобода» реабилитация үзәгенә – рехабка урнаштыралар. Анда артистны наркотиклардан дәвалыйлар. Аны тимер рәшәткәле аерым палатага урнаштырганнар. Күптән түгел, Долматовның хәле начарлануы турында хәбәр чыкты, дип язган VOICE сайты.
Алексей фанатларына моңсу яңалык та әйткән – киләсе елда ул Россия буенча саубуллашу туры куячак икән. Соңгы концертын Мәскәүдә куярга җыена.
Концерт уртасында Гуф көтмәгәндә: «Мин, башка беркайчан да өйләнмим, дип әйткән идем... Минем кабат өйләнәсе килә!» – дигән. Соңыннан сәхнәгә җырчының сөйгәне – 26 яшьлек Разият Салахова чыккан.
Кулына кечкенә тартма тоткан Алексей аңа борылып баса. «Хәзер тезләнеп тормыйм, тик шушыны ал. Монда – 7 мең шаһит», – дип тәкъдим ясый ул сөйгәненә.
Шушы сүзләрдән соң Алексей кызга кызыл розалар букеты һәм йөзек бирә. Разият ризалашып баш кага һәм яраткан кешесен кочаклый.
Концерттан соң Гуф кәләше белән «Mercedes» машинасына утырып китә. Бераз төнге Мәскәү буйлап йөргәннән соң, кире клиникага кайта.
Алексей Долматов 2 тапкыр өйләнгән. 2008 елда ул телевидение алып баручысы Айзага өйләнә. 2 елдан соң уллары Сэм туа. Ә 2014 елда артистлар аерылыша. Күптән түгә Айза «VOICE» басмасына биргән эксклюзив интервьюда: «Улым әтисе өчен курка. Сэм әтисен ярата һәм аның сәламәт булуын тели», – дип әйткән.
2016-2019 елларда Гуф җырчы Кети Топурия белән очраша. Соңыннан рэпер модель Юлия Королевага өйләнә. 2022 елның маенда аларның кызлары Тина туа. Ә 1 елдан соң, иренең адекват хәлдә булмавын белдереп, Юлия аерылышырга гариза бирә.
Разият Салахова тумышы белән Махачкаладан. Мәктәпне тәмамлагач, ул Саратовка килә, шунда медицина университетында укый. Аның Гуф белән романы турында 1 ел элек мәгълүм була. Ә 23 сентябрьдә Разият Гуф белән уртак фото куйган һәм «Туган көнең белән, алтыным!» дип язган.