Наркотик белән тотылган депутатны хөкем иттеләр: елмаеп торган Хәсәновка – шартлы срок!
Казанның Мәскәү районы судында экс-депутат Рөстәм Хәсәновның наркотиклар саклау буенча эшен карау башланырга тиеш иде. Әмма көтмәгәндә хөкем карары да яңгырады. Элекке түрәнең шаяртулары һәм аңа суд чыгарган җәза турында - «Татар-информ» репортажында.
«Татар-информ» журналисты суд залында булды.
«Судтан нинди хөкем карары көтәсез? – Гадел!»
Рөстәм Хәсәновның килүен суд бинасында дистәдән артык журналист көтте. Аларны күргәч, ул елмаеп, мондый игътибарны көтмәгәнен әйтте.
Депутатны (дөресрәге, хәзер инде элекке депутатны) суд приставлары тикшерә башлады. Бу – судка керүдә башкарыла торган стандарт процедура. Аңа һәм судка килгән башка кешеләргә дә, «тыелган матдәләр бармы» дигән стандарт сорау бирделәр. Хәсәнов, шаяртып: «Бу юлы юк», – диде.
Депутат журналистлар белән аралашуда җинаять эше турында комментарий бирүдән баш тартты. Судның гадел карарын көтүен генә билгеләп үтте.
«Чынлап та иректән мәхрүм итүнеме?» – дип сорадылар аннан.
«Гадел», – дип кабатлады ул. Бу вакытта аның йөзеннән елмаю юкка чыкты.
Аннары Хәсәновның адвокаты да пәйда була. Аның да кәефе яхшы иде. Журналистларны күргәч, ул елмаеп, кыскача гына: «Коточкыч», – диде.
Журналистлар шулкадәр күп булып чыкты ки, эш каралырга тиешле кечкенә залга бөтен кеше дә сыймады. Шуңа күрә башка, иркенрәк залга күченергә булдылар. Нәкъ менә шул көнне «Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын турындагы эш, төзелеш компаниясе башлыгы Аитов һәм РОСТ пирамидасын оештыручылар эше кебек резонанслы процесслар булды.
«Сезгә телефон номеры һәм «адвокат хезмәте» дип язылган футболка киясе калган»
ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәновның наркотиклар белән эләгүе турындагы мәгълүмат сентябрьдә чыкты. Ул яшерелгән урыннан наркотикларны алганда кулга алынды. Берничә көннән соң җинаять эше кузгатылды.
- Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хәсәновның бу гамәлен гаепләп чыкты. Республика җитәкчесе Татарстан парламентаризмы тарихында мондый хәлләрнең беркайчан да булмавын билгеләп үтте. Депутатның гамәле, аның статусына карамастан, җентекләп тикшерелергә тиеш һәм аның гамәлләренә хокукый бәя бирелергә тиеш, диде ТР Рәисе. Тикшерү өчен 1 айдан артык вакыт китте.
Бар кеше дә залга җыелгач, төп «геройларның» – гаепләнүче һәм аның адвокатының булмавы ачыкланды. Матбугат игътибарыннан арып, алар читкәрәк киткән һәм, күрәсең, утырышны башка залга күчерүне белми калалар. Аларны берничә минут көттеләр. Ахыр чиктә алар залга керде, Хәсәнов шаяртуын дәвам итә иде.
«Сезгә телефон номеры һәм «адвокат хезмәте» дип язылган футболка кияргә кирәк булган», – дип мөрәҗәгать итте Хәсәнов үзенең яклаучысына.
«4 мең сум түләп, наркотик сакланган урын турында мәгълүмат алган»
Судья суд утырышы башлану турында игълан итеп, гаепләнүченең шәхесен билгели башлады. Хәсәнов үзенә 43 яшь булуын, армиядә хезмәт итмәвен һәм хәзерге көндә вакытлыча эшсез булуын сөйләде.
Аннары сүзне дәүләт гаепләүчесе Виктория Зайцевага бирделәр. «Хәсәнов, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең быелның 18 сентябрендәге мәгълүматларына таянып, ТР Дәүләт Советы депутаты булып, 17 сентябрьдә 11.00 дән 12.40 га кадәр вакыт аралыгында, үз өендә булганда, телефон ярдәмендә 4 мең сум акча түләп, наркотик качырылган урын турында мәгълүмат ала. Ул наркотикны шәхси куллану максатыннан сатып алган», – дип укыды дәүләт гаепләүчесе.
Эш материалларыннан билгеле булганча, наркотиклар Беломорская урамындагы янгын сүндерү бүлеге янында яшерелгән була. Депутат анда наркотикны алырга караңгы төшкәч бара. Кайтканда ул патруль полиция хезмәткәрләренә юлыга. Куркып, тыелган матдә яшерелгән төргәктән котылырга ашыга. Әмма аны тәртип сакчылары күреп ала. Депутатны кулга алалар.
Экспертиза күрсәткәнчә, ул кичне Хәсәнов 1,88 граммлы мефедрон сатып ала. Болар барысы да үзе куллану өчен була. Җинаять кодексы буенча, бу күләмдәге наркотик «аеруча зур» булып исәпләнә.
Әмма ул вакытта Рөстәм Хәсәновны кулга алмыйлар, шәһәрдән чыгып китмәү турында язу яздырып өендә калдыралар.
«Мин беренче тапкыр шундый зур җинаять кылдым»
Гаепләүне тыңлагач, Хәсәнов гаепне тулысынча таныды һәм кылган гамәлләрендә үкенүен белдерде. Гаепләнүченең адвокаты эшне махсус тәртиптә карау турында гариза юллады. Судья бу үтенечне хуплады. Бу – эшнең тизләтелгән режимда каралачагын һәм гаепләнүчегә иң йомшак җәза билгеләнәчәген аңлата.
Адвокат шулай ук аның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда тапшыруын, бу вакыйгадан соң хәйрия фондына ярдәм иткәнен дә өстәде. Моннан тыш, адвокат сүзләренчә, гаепләнүче хәйрия фонды җитәкчесе һәм 4 кечкенә бала атасы да. Адвокат бу фактларның барысын да эш материалларына кушып, моны гаепне йомшартучы шартлар буларак исәпкә алуны сорады.
Бәхәсләрдә дәүләт гаепләүчесе гаепләнүчегә шартлы рәвештә 1 ел һәм 3 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләүне сорады. Адвокат исә җинаять эшен туктатуны һәм Хәсәновка бары суд штрафы билгеләүне үтенде.
Соңгы сүзендә Хәсәнов үзенең «хөкем ителгән» статусы булмаганда җәмгыятькә файдалырак дип санавын әйтте. «Мин беренче тапкыр шундый масштабтагы җинаять кылдым. Мин моның никадәр ахмак хәл булуын аңлыйм», – диде ул.
Судья киңәшмә бүлмәсенә кереп китте. Аннан «Рөстәм Хәсәновны шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итәргә» дигән карар чыгарды.
Тикшерү эшләре вакытында хөкем ителгән кешедән алынган дәлилләрне конфискацияләргә һәм дәүләт карамагында калдырырга, дигән карар чыгарылды. Алар арасында элеккеге депутатның айфоны да бар.
Судья суд процессын ябык дип игълан иткәннән соң, журналистлар Хәсәновның суд карары белән канәгать булу-булмавын сораштылар. «Безнең барыбызның да ашыйсы килә», – диде ул, елмаеп.