Наркоман тарихы: тормышның төбенә төшкән ир күп балалы, үрнәк булырдай әтигә әйләнгән
Казанда яшәүче Дмитрий берничә ел героин кулланган. 2 тапкыр төрмәдә утырган. Көннәрнең берендә ризык алырга да акчасыз хәлдә ялгыз калган. Хәзер ул – күп балалы әти, эшмәкәр, хөрмәтле кеше. Үз үрнәге белән ул бәйлелеге булган башка кешеләргә һәркемнең нормаль тормыш алып бару мөмкинлеге барлыгын күрсәтергә тырыша.
«Төрмәдән чыкканда, берничә иптәшем героинда утыра иде»
Дмитрий 15 яшендә – хирург булырга, 16 яшендә актер булырга хыяллана. Ләкин яшьлек хыяллары тормышка ашмый, 17 яшендә ул наркоманга әйләнә. Тормышы бик тиз түбәнгә тәгәри: урлаган өчен 2 тапкыр төрмәгә утыра, әнисе үлә, ашарга да акчасы булмый... Дустының: «Дима, ә алга таба нәрсә?» – дигән соравы аны нормаль тормышка кайтара. Бу хакта «Татар-информ»да Наталья Рыбакова яза.
«Мин 17 ел һәм 1 ай наркотиклар кулланмыйм. Алкогольне очраклы рәвештә графиннарны бутау аркасында беренче тапкыр гаилә мәҗлесендә татып карадым. Аннары спиртлы эчемлекләрне аңлы рәвештә дискотекага әзерләнгәндә эчә идем», – дип сөйли Дмитрий.
Бу 90нчы еллар башында, аңа 13 яшь булганда башлана. Укучы яхшырак бию, үзен иркенрәк тоту өчен эчә. 15 яшендә үләннәр тарта, ә инде 16 яшендә беренче тапкыр авыр наркотиклар куллана башлый.
«Ул вакытта зуррак иптәшләребез безгә бурычларын героин белән кайтардылар, пакет бирделәр. Без яшь идек, тәҗрибәбез юк иде һәм аны ничек кулланырга икәнен дә белми идек. Венага кертү мөмкин түгел иде, без ул вакытта шприцлардан курка идек. Үлмәс өчен, аз-азлап иснәдек», – дип искә ала Дмитрий.
17 яшендә аны талау өчен беренче тапкыр төрмәгә утырталар: башта реаль срок бирәләр, ләкин соңыннан статьяны «хулиганлык»ка үзгәртәләр һәм җәзаны 2 елга алыштыралар. 1 елдан соң ул амнистия буенча иреккә чыга.
Дмитрий сүзләренчә, җинаять кылынган вакытта ул исерек хәлдә булган. 90нчы елларда ул төркемнәрдә тормый, әмма аларның вәкилләре белән актив аралашкан.
«Чыкканда, минем берничә иптәшем героинда утыра иде. Аларның ничек үзгәргәнен күрдем, алар белән аралашырлык сүз дә юк иде», – дип дәвам итә Дмитрий.
Аның дуслары күпчелек вакытларын «кайф» астында үткәрәләр, күзләрен йомып, «үсемлекләр кебек» утыралар.
«Караклар романтикасы иллюзиясе барлыкка килде, тормыш күңелле һәм куражда үтте»
Дмитрий үзе ул вакытта эчә һәм үләннәр тарта, авыр наркотикларга кагылмаска тырыша. Иреккә чыккач, әнисе басымы белән, заводка электромонтажчы булып урнаша, күпмедер вакыт казинода крупье булып эшли, ләкин озак та үтми, аны эштән чыгаралар.
«Соңыннан компаниягә кереп киттем. Без кибетләр бастык, ихтыяр көчем җитмәде, һәм мин авыр наркотиклар куллана башладым. Аларның тәэсире астында курку югала», – дип аңлата Дмитрий.
«Ни өчен кадый башладың?» «Әйләнә-тирә, тәрбия, дөресрәге, аның булмавы йогынты ясады», – ди.
«Әтием миңа 2 яшь тулганчы үлеп киткән. Әни белән икебез генә яшәдек. Әни гел эчә иде, һәм мин моны норма дип уйладым», – ди ул.
Шуңа күрә яшүсмер чагында ул аны ничек бар шулай итеп кабул иткән компанияләргә тартыла башлый. Дмитрийда караклар романтикасы иллюзиясе барлыкка килә, «тормыш күңелле һәм куражда уза».
«Эш, гаилә һәм балалар белән яшәү ниндидер гадәти, күңелсез кебек тоелды. Ә мин һәрвакыт «пычак өстеннән» йөрдем», – ди ул.
Егетләр кибетләрне баса, базарларда – техника, азык-төлек кибетләрендә кыйммәтле аракылар урлый. Соңыннан ярты бәясенә сатар өчен, ликвид товар алырга тырышалар.
«2000 еллар башында кибетләрне бармак белән санап була иде. Кибеттә смесительнең бәясе 5 мең тора иде, ә без аны 2 меңгә сата идек», – дип искә төшерә ул.
Егетләр кулларына эләккән бар нәрсәне урлый. Аеруча кесә телефоны яки бизәнү әйберләрен урларга тырышалар.
«Берьюлы ломбардта алтын тулы савытны урладым. 20 елдан соң шул ук кешене табып, аны мин урлаганымны сөйләдем һәм быел аңа килгән зыянны түләп бетердем. Без билгеле бер сумма турында сөйләштек, һәм шуны мин ел ярым түләдем», – ди Дмитрий.
Килгән акчага наркотиклар сатып алганнар. Дмиртий энәдә 3-4 ел утырган.
«Берәр нәрсә урлый һәм аны тиз арада сата идек. Барып наркотиклар алып, аны шунда ук, подъездда яки урамда ук кадый идек», – дип искә ала ул.
Наркотиклар куллану һәрвакыт сызланулар белән бергә бара.
«Бу – гриппка охшаган, анда барлык мускуллар авырта, куллар һәм аяклар сызлый. Шулай ук күз яшьләре һәм борыннан ага, бөтен тән калтырана, бернәрсә дә ашап булмый. Әгәр дә доза көчле булса, бу халәт атна буе дәвам итәргә мөмкин. Мондый хәлдә яшәү авыр», – ди ир.
«Ярты ел эчендә бишенче тапкыр наркологиягә яттым»
Алга таба Дмитрий башка, «тиз» наркотиклар да куллана башлый. 22 яшендә аны урлау өчен икенче тапкыр төрмәгә утырталар. Төрмә наркотикларны ташларга ярдәм итәр, дип уйлый ул, әмма вакытлыча изоляция ярдәм итми. Дмитрий төрмәдә булганда, аның әнисе вафат була.
«Әни зонага очрашырга килде, ләкин аны кертмәделәр, чөнки ул эчкән иде. Мин ул алып килгән әйберләрне бирмәүләре өчен күбрәк борчылдым, аңа бик нык үпкәләгән идем. Ул вакытта минем уйлау дәрәҗәм шундый иде», – дип сөйли Дмитрий.
Бу вакыйгадан соң 2 атна үткәч, ул әнисенең үлүе турында телеграмма ала. Дмитрий моңа ышанмый да.
«Мин ансыз тормышны күз алдына да китерә алмадым. Мин 1 тапкыр да фатир өчен түләмәдем, азык-төлек сатып алмадым, ризык әзерләмәдем, бернәрсә дә башкарырлык хәлдә түгел идем», – ди ул.
Төрмәдән чыккач, ул «зурлар тормышы» белән очраша һәм наркотиклар кулланудан да яхшырак нәрсә таба алмый. Чынбарлыктан качарга теләвен әйтә. Ул вакытта Дмитрий йөк ташучы булып эшли. Бервакыт ул сәнәгать зонасында «Аноним наркоманнар» җәмгыяте җыелышларына йөрүен сөйләгән күптәнге иптәшен очрата. Дустының тормышы кискен үзгәргән, ул заводка прораб булып эшкә урнашкан, өйләнгән.
«Ул элек бомж кебек яши иде, әмма безнең очрашу вакытында бик яхшы күренде», – дип искә ала Дмитрий.
Алар аралаша, шалтыратыша башлый. Дусты киңәшләр бирә, наркотиклар кулланган кешеләр белән аралашмаска киңәш итә, ләкин «акылсызлык көчлерәк булып чыга». Тагын 1 ел шулай үтеп китә. Дусты Дмитрийны үзе эшләгән заводка эшче итеп урнаштыра.
«Бер матур көнне мин «наркологиягә ятам» дип мактандым. Ә ул миңа гади сораулар бирде: «Дима, ә аннан соң нәрсә булачак? Быел ничә тапкыр наркологиядә яттың инде?» – дип дәвам итә Дмитрий.
Ул ярты ел эчендә наркологиягә инде бишенче тапкыр ятуын һәм барысының да файдасыз булуын, ниһаять, аңлый. Шул вакытта Дмитрий тормышын ничек коткарырга икәнлеге турында җитди уйлана башлый. Дусты, дөньяга карашын үзгәртү өчен, аңа «Аноним наркоманнар» җыелышына барырга киңәш итә.
«Бу сүзләр минем башыма кереп калды. Алар минем белән нәрсә эшли алалар соң, дип уйладым. Миңа 25 яшь иде, мин 2 тапкыр төрмәдә утырып чыктым, тормышымда шулкадәр күпне күрдем... Бу җәмгыять минем соңгы өметем булды. Бу да барып чыкмаса, инде миңа бернәрсә дә ярдәм итмәячәк», – дип уйладым, ди ул.
«Наркотикларны кулланмый башлый, эшмәкәр һәм күп балалы әти була»
Дмитрий чираттагы тапкыр реабилитация үзәгенә ята, аннары 2 атна көндезге стационарга йөри. Медицина учреждениесенә нигездә төшке аш өчен йөргәнен әйтә, чөнки өйдә ризык булмый.
«Безгә наркотикларның зыяны турында лекцияләр укыдылар. Наркотикларны блоклаучы дару бирделәр. Әгәр аны эчсәң, наркотик кадау файдасыз иде», – дип искә ала ул.
28 көн реабилитация үзәгенә йөргәннән соң, Дмитрий «Аноним наркоманнар» җыелышларына йөри башлый. Очрашуларга ярты ел йөри, эшкә урнаша, әмма җыелышларны калдырмый. Гомумән алганда, 1 ел дәвамында килә. Ахыр чиктә ул наркотиклардан арынуга ирешә. Ул моңа күп факторлар – реабилитация үзәге, медикаментоз дәвалау, җәмгыятьтәге очрашулар, лекцияләр ярдәм итүен, әмма төп мотиватор – Дмитрийны киләчәк турында уйланырга мәҗбүр иткән дусты булганлыгын әйтә.
«Дустым хәзер башка илдә яши, тормышта югары нәтиҗәләргә иреште. Күченгәнче югары җитәкчелек вазифаларын биләде, ә хәзер үз бизнесын алып бара, без кайвакыт аралашабыз», – дип сөйли Дмитрий.
Аның белән аралашканнан соң, Дмитрийның өмете барлыкка килә. Чөнки каршында тере мисал була.
«Мин аның тормышының үзгәрүен күрдем һәм моның ялган түгеллеген аңладым. Мин аны яхшы белә идем. Кайчандыр аның яшәргә дә урыны юк иде. Әбисе белән бабасы үлде, ә әтисе фатирларын сатты һәм аңа акчаның бер өлешен бирде дә урамга куып чыгарды. Мин аның төптән ничек күтәрелүен күрдем. Бу – минем өчен шаккатыргыч иде, һәм ул миңа үрнәк булды», – дип сөйли Дмитрий.
Вакыт узу белән, аның да тормышы төптән үзгәрә. Ир-ат югары белем ала, яхшы эшкә урнаша, ә аннары үз эшен ача. Хәзер Дмитрий күп балалы әти, хатыны белән 4 бала тәрбиялиләр.
«Кайчандыр хыялланган бар теләгем дә тормышка ашты. Балачакта мин телевизор карый һәм уйлый идем: Нью-Йорк – нинди шәп, яки Бразилия, Америка, Мисыр, пирамидалар... Мин бу илләрдә булдым, парашют белән сикердем, акваланг белән йөздем. Хәзер мин бай тормышта яшим, балаларым туды, күп яхшылык эшләргә өлгердем», – ди әңгәмәдәш.
«Актив рәвештә хезмәт итәм, хастаханәләргә һәм төрмәләргә йөрим»
Хәзер Дмитрий күп вакытын иҗтимагый эшкә багышлый. Бәйлелеге булган башка кешеләрне упкыннан коткарырга тырыша. Төрмәләргә һәм хастаханәләргә йөри, «Аноним наркоманнар» җәмгыяте турында сөйли.
«Кешеләргә, бәлки, кемгәдер ярдәм итәчәк җәмгыять барлыгын җиткерергә тырышам. Кызганыч, барысы да аңа ябыша алмый, кемдер үлә, ә кемдер котыла», – ди Дмитрий.
Иҗтимагый эш зур канәгатьлек китерә. Дмитрий, ахыр чиктә, үзенең тормышы уңышлы барып чыгуына һәм хәзер башкаларга файда китерергә тырышуына рәхмәтле.
«Башкаларга файдалы булу – зур бәхет. Минем тормышымда да кризислар була, мин дә бит идеаль кеше түгел. Ләкин, шулай да, «12 адым» программасы миңа таянырга мөмкин булган принциплар бирде», – дип сөйли җәмәгать эшлеклесе.
Хәзер Дмитрийның бизнесы, фатиры, машинасы, акчасы һәм балалары бар, ул кайчак нинди упкыннан чыкканын да оныта. Ләкин хастаханәгә яки төрмәгә бару белән барысы да исенә төшә.
Мәкалә герое, ниндидер могҗиза белән, 90нчы елларда ВИЧ-инфекция йоктырмый кала. Ләкин ул гепатит белән авырып ала.
«Минем белән бергә наркотик кулланучыларның барысы да хәзер ВИЧ-инфекцияле. Ул елларда һәр почмакта даруханә юк иде бит. Районда бер генә даруханә бар иде, ул кичке 8дә ябыла иде. Аннары барысы да уртак шприцлар куллана иде», – дип аңлата ир-ат.
Дмитрийны чиркану һәм курку хисләре коткарып кала. Ул һәрвакыт шприцларны җентекләп юа һәм кайната торган була.
«ВИЧ – тормыш бетте дигән сүз түгел. ВИЧ-инфекцияле иптәшләрем, наркотикларны ташлап, тулы канлы тормыш алып баралар, аларның балалары туа», – ди ул.
Аның сүзләренчә, һәр наркоманның үз упкыны бар. Дмитрий, җәй көне иптәшенә фатирдагы батареяларны сүтеп металл итеп тапшыру, шулар өчен акча алу һәм наркотиклар сатып алуга тотуын хәтерли. Химик бәйлелектән интеккәндә, Дмитрий берничә көн дәвамында тешләрен чистарта һәм эчке киемнәрен дә алмаштыра алмаган.
Үз гомерендә ул күп төрле язмышлар турында ишеткән. Мәсәлән, «Аноним наркоманнар» очрашуларының берсендә таныш булмаган егет ничек итеп моргта уянуы турында сөйләгән. Күрәсең, аның йөрәге туктап алган. Аннары аңына килгән, күзләрен ачкан һәм бармагында тамга күргән. Ул моргтан килеп чыккач, табиблар куркудан агарып катканнар.
Казанда яшәүче икенче бер яшь хатын да наркотиклар куллануын ташлый алган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, «12 адым» программасында катнашучыларның очрашуларын үткәрергә булышкан. Аннары Америкага күчеп киткән һәм тагын упкынга төшкән. 2 айдан соң аны канауда үле килеш тапканнар.
Җыелышларга килә торган тагын бер ир-ат, озак вакыт наркотиклар куллану аркасында, когнитив функциясен өлешчә югалткан, рус телен оныткан. Ул наркотиклар куллануны ташлый, реабилитация уза, сәламәтлеген кайтара, югары белем ала һәм 60 яшендә өйләнә.
«Мин кешеләрнең наркотиклар куллану һәм төрмәдә утыру кирәк түгеллеген аңлауларын телим. Бәлки, «Аноним наркоманнар» җәмгыяте сиңа булыша алыр. Бары тик үзеңә мөмкинлек бир», – дип нәтиҗә ясый Дмитрий, наркотикларга бәйлелеге булган кешеләргә мөрәҗәгать итеп.