Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Наркоман әтисе бишенче каттан урамга ыргыткан баланы машина йөртүче Альберт тотып калган

news_top_970_100
Наркоман әтисе бишенче каттан урамга ыргыткан баланы машина йөртүче Альберт тотып калган

Кичә Казанның Юдино микрорайонында коточкыч хәл булды. 35 яшьлек ир наркотиклар тәэсирендә саташа башлый, аңа өендә янгын башланган кебек тоела. Ул 21 яшьлек хатыны белән арендага алган фатирда яшәгән. Аларның 2 яшьлек һәм 2 атналык уллары, 1 яшьлек кызлары бар. Кыз – аларның уртак баласы.

Наркоман ир «баланы тәрәзәдән атам!» дип кычкыра башлый, балаларны «коткарыр» өчен урамга ташлыйм, ди, 2 яшьлек улын һәм 1 яшьлек кызын тәрәзәдән урамга чыгарып тора.

Моны урамда Альберт Бикмуллин күрә. Альберт Бикмуллин – машина йөртүче, гадәттәгечә, беренче каттагы кибеткә товар китергән була. Аның үзенең 5 баласы бар. Ул 1нче каттагы кибетнең түбәсенә менә, ыргытмаска куша. «Мин аңа «бу бит – балалар, ыргытма, акылыңа кил, нишлисең» дип әйттем. Ул һаман: «Пожар!» – дип кычкыра. Берни дә янмый, дип әйттем, ул балаларны эчкә алып кереп китте», – дип сөйли Альберт.

Әмма ир барыбер бер баланы тәрәзәдән ата. Альберт Бикмуллин һавада килеш баланы тотып кала, алар кар көртенә авалар. Кызның кулы сына, баш мие селкенә, әмма ул исән кала. Ир аны урамдагы хатыннарга тапшыра. Үзе, икенче баланы да атарга мөмкин дип, түбәдән төшмичә тора, шунда наркоманның хатыны тәрәзәдән башын чыгарып, ирнең фатир эченә кереп киткәнен әйтә. Бикмуллин тиз генә 5нче катка күтәрелә. «Ул акылында түгел, кыйнамаска кушты, әмма мин аңа бармак белән дә тимәдем. Ә ул «кыйнама, кыйнама» дип әйтә», – дип сөйләгән Альберт.

Хатыны бер малайны алып фатирдан чыга. Бикмуллин икенче баланы ирдән ала. «Ашыгыч ярдәм», полиция килә.

21 яшьлек хатынының да наркоман икәне ачыклана. Наркотиклар кулланган ир хатынының, газ җибәреп, фатирны шартлатырга теләвен әйтә.

Наркоманнар гаиләсе фатирны 25 мең сум түләп арендалап яшәгән, дип яза «Вечерня Казань».

Ир кулга алынган. «Баланы үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100