news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нарат күркәсеннән кайнатма рецепты

news_top
Нарат күркәсеннән кайнатма рецепты
Гөлүзә Василова

Җырчы Алсу Фазлыевадан күркә кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.

Нарат күркәләрен суда юып алырга, саркытырга. 1,8 кг шикәр комы һәм 1,5 стакан су исәбеннән баллы сироп ясарга һәм 1 кг күркәне салып, сүрән утта 1 сәгать чамасы кайнатырга, сагызлана башлагач сүндерергә, суытырга һәм әзер банкаларга тутырырга.

«Күп ашарга ярамый, көнгә 1-2 кашык кабып куйсаң, бик яхшы. Әлеге йомшак күркәнең сагызы бик файдалы, иммунитетны яхшы күтәрә, салкын тиеп авыручыларга бигрәк тә файдалы», – дип язган җырчы, әнисенең рецепты белән уртаклашып.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар