Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нарат күркәсеннән кайнатма

news_top_970_100

Май ахыры – нарат күркәләреннән тәмле һәм файдалы кайнатма әзерләү өчен иң кулай вакыт. Бу вакытта күркәләр яшь, яшел һәм, иң мөһиме, йомшак була. Рецептны бакчачы Гузель Низаева тәкъдим иткән. «Челнинские известия» шул хакта яза.

Кирәк:

  • Нарат күркәләре – 800-1000 г, шикәр комы – 1,5 кг, су – 1,5 л.

Әзерләү:

Күркәләрне чистартып, савытка салыгыз, су өстәгез, кайнатып чыгарыгыз һәм талгын утта 5-7 минут кайнатыгыз. Шикәр комын салып, болгатыгыз һәм 15-20 минут кайнатыгыз.

Утны сүндерегез һәм кайнатманы 1 тәүлек буе төнәтергә калдырыгыз.

Икенче көнне күркәләрне яңадан кайнатып чыгарыгыз һәм 15 минут кайнатыгыз.

Утны сүндерегез.

Әлеге массаны 12 сәгать төнәтегез. Берничә тапкыр төнәтү күркәләргә сироп яхшылап сеңсен өчен кирәк.

Соңгы тапкыр кайнатманы ярты сәгать дәвамында кайнатыгыз. Бу этапта кайнатма кызылсу төскә керә. Әзер кайнатманы банкаларга тутырыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100