news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нарат күркәсеннән компот һәм дәва өчен эчемлек ясау рецепты

Нарат күркәсен яшь килеш бал яки шикәр комы белән катыштырып куярга һәм дәва өчен кулланырга мөмкин.

news_top
Нарат күркәсеннән компот һәм дәва өчен эчемлек ясау рецепты
Гөлнара Галимуллина

Блогер Гөлнара Галимуллинадан рецепт:

1.Компот өчен: 3 литрга 20-25 нарат күркәсе (эре булса, азрак салсагыз да була), 1,5 стакан шикәр комы.

Күркәләрне яхшылап юарга һәм кайнар суда тотарга. Аннары стерильләштерелгән банкага кайнар су салып ябып куярга.

2.Нарат күркәсен яшь килеш бал яки шикәр комы белән катыштырып куярга һәм дәва өчен кулланырга мөмкин. Баллы күркә кан тамырларын чистарта, йөрәккә һәм башка файдалы.

Банкага бал белән күркәне чиратлап тутырырга һәм өстен каплап җылы урынга куярга кирәк. 2-3 көндә аның балы эреп бетә. Банкаларны ара-тирә селкеткәләп торырга мөмкин.

Май аенда җыелган күркәдән ясалган эчемлекне 3 ай кояшлы һәм җылы урында тотарга кирәк. Август аенда эчемлекне сөзәләр. Дәва өчен 25 грамм кулланалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар