Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нарат күркәсеннән кайнатма (рецепт)

Җырчы Алсу Фазлыевадан күркә кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Нарат күркәсеннән кайнатма (рецепт)
Нарат күркәләрен суда юып алырга, саркытырга. 1,8 кг шикәр комы һәм 1,5 стакан су исәбеннән баллы сироп ясарга һәм 1 кг күркәне салып сүрән утта 1 сәгать чамасы кайнатырга, сагызлана башлагач сүндерергә, суытырга һәм әзер банкаларга тутырырга.



Күп ашарга ярамый, көнгә 1-2 кашык кабып куйсан бик яхшы. Әлеге йомшак күркәнең сагызы бик файдалы, иммунитетны яхшы күтәрә, салкын тиеп авыручыларга бигрәк тә файдалы ди Алсу ханым, әнисе рецепты белән уртаклашып.

Хәерле көн, дуслар! Сезнең күп санлы сораулар буенча,нарат Күркәсе вареньесы турында язарга булдык. Вареньены Әнием ясый.Икенче ел рәттән әлеге күркәне җыябыз. Ел фасылы соң килү сәбәпле, күркәләр әлегә кечкенәрәк.тагын 10-12 көн рәхәтләнеп җыеп була. Әлеге йомшак күркәнең сагызы бик файдалы, иммунитетны нык күтәрә, салкын тиеп авыручыларга бигрәк тә файдалы( тагын бик күп авыруларга каршы әйбәт). Шуна күркәсе белән кайнатырга. Суда юып алырга, саркытырга. Зур кәструльдә сироп ясыйсы:су салырга һәм 1 кг куркәгә 1,8 кг шикәр комы исәбеннән, шикәрне суга салып сироп ясарга.баллы су әзер булгач, күркәне кушарга һәм 1 сәгать чамасы кайнатырга,' әкрен генә. Сагызлана башлагач, кайнатуны туктатырга , суытырга һәм әзер банкаларга тутырырга. күп ашарга ярамый, көнгә 1-2 кашык кабып куйсан бик яхшы. Файдасы бик әйбәт! Һәрберегезгә саламәтлек телибез. P.s.ТАГЫН НИНДИ РЕЦЕПТЛАРЫ БАР, языгыз, дуслар!)

Публикация от Алсу Фазлыева (@alsufazlyeva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100