news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нарат күркәсе кайнатмасы

Бу рецепт белән эшләгәндә кайнатма куе, күркәләре йомшак була.

news_top
Нарат күркәсе кайнатмасы
Кайнатма өчен: 750 грамм су, 1 кг күркә, 3 кг шикәр комы.

Кичтән күркәләрне суга салып калдырырга. Иртән сөзәргә, шикәр комы салып, 5-10 минут кайнатырга. Кайнаган ширбәткә күркәләрне салырга һәм сүрән утта 20 минут кайнатырга.

Кайнатма суынгач, тагын 20 минут кайнатып алырга. Шулай итеп өч тапкыр эшләргә кирәк, шул вакытта кайнатма куе булачак.

Кәстрүльнең капкачын каплап кайнатсагыз күркәләр йомшак булачак.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар