news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нарат җиләге бәлеше

Нарат җиләге пирогы пешереп карагыз әле.

news_top
Нарат җиләге бәлеше
Камыр өчен: 0,5 мл сөт, 1-2 йомырка, 50 грамм атланмай, 1 чәй калагы тоз (өеп түгел), 1 чәй калагы шикәр комы, 8-10 гр коры чүпрә, он. 

1-2 аш кашыгы майонез кушсагыз ярый. Мин кушмадым.

Эш барышы: ярты чынаяк җылы суда чүпрәне җебетергә. Шикәр комы, он салып әчетке ясарга. Әчетке бик тиз күтәрелеп менә. Җылы сөткә йомырка, тоз, акмай, әчетке, он салып камыр басарга, өстен каплап кабартырга. 

Нарат җиләген ике аш кашыгы коры кесәл, шикәр комы салып яхшылап болгатырга. Өстенә кибет каймагын шикәр комы белән бутап (бер өлешен мичкә куйганда, калган өлешен пешеп чыгар алдыннан) салырга.

Пирогны ясагач бераз кабартып алырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар