Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан нарат бөресеннән бал рецептын тәкъдим итәбез.
Бөреләрне әйбәтләп юарга һәм калын төпле савытка салырга.
Кайнатма өчен: 500 грамм бөре, 8 стакан су, 15-16 стакан шикәр комы, 2,5 калагы лимон кислотасы. Бу массаны бер сәгать кайнатырга һәм банкаларга тутырып куярга.
Чәй эчәргә файдалы бал әзер.