Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Наполеон" торты

Мәрьям Миңнегуловадан "Наполеон" торты рецептын тәкъдим итәбез. Бисквитлы тортларга караганда, шактый катлаулы, сабырлык сорый торган рецепт.

news_top_970_100
"Наполеон" торты
Кунага ике стакан ярым онны иләп салырга, шуның өстенә 120 гр маргаринны (салкын булырга тиеш) эре угычтан уарга. Умач кебек уарга.

 Аерым савытта 1 йомырка, 200 мл салкын сөт, чеметем генә лимон кислотасы, ванилин кушып (бу масса салкын булса яхшырак) болгатырга, кунадагы умачны уртасында чокыр ясап шушы сыек массаны әз-әзләп агыза-агыза камырны уарга, ә басырга кирәкми. Кырыйдагы камырларны уртага китерә-китерә ясарга кирәк, бер уңайга гына (кырыйдан уртага).

Шулай умачыбызны бер форма килгәнчегә тиклем җыярга да, камырны пакетка салып суыткычка тыгып куярга.

Бер көн суыткычта торган камырны алып, чама белән 130 гр лы кисәкләргә бүлеп җәеп, духовкада пешереп алырга (тиз пешәләр). Бер формада кисәргә.

Кискән кырыйларны тагы табага салып кызартырга куярга, монысы тортның өстен бизәр өчен кирәк.

Заварной крем өчен:

2 йомыркага 1 стакан шикәр комын күпертеп салырга (шикәр комын кубрәк тә салырга була, кем ничек яратуга карап), 3 аш калагы крахмал салып болгатырга.

700 гр сөтне җылытырга, шуннан бер аш чумече сөтне алып йомырка массасына кушып болгатырга, җылы сөткә кушып, газ өстендә масса куера башлаганчыга кабартып алырга кирәк. Массаны суытып 100 гр өй температурасындагы атланмайны салып болгатырга.

Пешергән катлы камырларга әзер кремны сылап, 3-4 сәгатькә калдырырга.

"Иң мөһиме камырны дөрес ясауда, камыр баскан кебек басасы түгел, ә кырыйдан уртага җыя-җыя эшләргә кирәк, шул вакытта катлы камыр була", дип искәртә Мәрьям ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100