news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нәни малай трактор тәгәрмәчендәге суда батып үлгән

news_top
Нәни малай трактор тәгәрмәчендәге суда батып үлгән
https://omsk.sledcom.ru

Омск өлкәсендә бакчада К-700 тракторы тәгәрмәченнән ясалган су савытында бала батып үлгән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Центрально-Люблинский бистәсендә шәхси йорт ишегалдында 2 яшьлек малай уйнап йөри. Аның әтисе һәм 4 яшьлек апасы өйгә кереп китә, әти кеше балаларга мультик күрсәтмәкче була. Әниләре бу вакытта койманың икенче ягына чыгып китә.

Әти кеше кереп киткәндә, малай комлыкта уйнап кала. Ләкин, өлкәннәр булмаган чакта, ул трактор покрышкасыннан ясалган су савыты янына килә һәм батып үлә.

«Әти-әнисе берничә минуттан әйләнеп килгәч, баланы су тулган тәгәрмәч эчендә таба. Бала батып үлгән була», – диелә ведомство хәбәрендә.

Җинаять эше ачылган. Әлеге гаилә уңай яктан сыйфатлана, хокук саклау органнарында теркәлмәгән. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар