Санкт-Петербургта исерек әтисе әнисен үтерүен, аның мәетен диван тартмасына яшерүен күреп торган 9 яшьлек малайны тернәкләндерү үзәгенә тапшырганнар. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының төбәк баш комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза РИА «Новости».
Исерек ир-ат хатынына кимендә 14 тапкыр пычак белән кадаган, ә аннары аның мәетен диван тартмасына яшергән. Аларның 9 яшьлек улы барысын да күреп торган. Ирне тоткарлаганнар.
Полициягә 9 яшьлек малайның Владивостокта яшәүче әбисе мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз сүзләренчә, бала аңа телефоннан әнисенең үлүе һәм исерек әтисе белән фатирда булуы турында сөйләгән.
Гаилә күптән түгел генә төньяк башкалага Приморье краеннан күченеп килгән булган. Полиция хезмәткәрләре фаҗигане күреп торган малайны балалар өчен тернәкләндерү үзәгенә тапшырган.
Хатынын үтерүдә шикләнелүче ир-ат элегрәк наркотиклар өчен хөкем ителгән булган, диелә хәбәрдә.