news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нәни кызчык әтисе белән әнисе «кочагында» һәлак булган

news_top

Омск өлкәсендә яңа туган сабый әтисе белән әнисе янында йоклаганда һәлак булган. Бала аларның «кочагында» үлгән, дип яза РЕН ТВ.

Фаҗига 18 ноябрьдә Таврический районындагы Стрела авылында була. Әни кеше кызын диванга ире белән үзе уртасына сала. Ир белән хатын йоклый. Берничә сәгатьтән хатын уяна һәм баласы сулыш алмавын күреп ала. Аннары алар «ашыгыч ярдәм» чакыра.

«Үлем сәбәбе – муены кысылудан механик асфиксия», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

23 яшьлек әни кеше 27 яшьлек ире белән 3 бала үстергән. Мәрхүмә сабыйның 5 һәм 3 яшьлек апалары бар. Әти кеше моңа кадәр хөкем ителгән.

Хәзер җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар