news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нәни кыз трактор кабызган һәм энесен таптаган

news_top

Оренбург өлкәсендә 6 яшьлек кыз «Уралец» тракторын кабызган һәм нәни энесен таптаган. Бу турыда Оренбург басмасы хәбәр итте.

Чкалов бистәсендә балалар ишегалдында өлкәннәрсез генә уйнап йөри. Шул чакта кыз тракторга утыра. Ул тракторны кабыза һәм урыннан кузгата. Аннары трактор 5 яшьлек малайны таптый.

Малай трактор каршында торган, шул чакта апасы тракторны кабызып кузгалган. Бала имгәнгән, аны хастаханәгә илткәннәр.

«Кызның кулына трактор ачкычы эләкмәсә, фаҗига булмас иде. Балаларның иминлеге өчен ата-аналар җавап бирә», – диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар