Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни кыз белән аның әнисен үтергән кешене 7 елдан соң тапканнар

news_top_970_100
Нәни кыз белән аның әнисен үтергән кешене 7 елдан соң тапканнар
"Татар-информ" архивы

Мәскәү өлкәсендә 7 ел элек ике кешене үтерүдә шикләнелүче ир-атны тотканнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Дмитров округының Телешев авылында 2016 елның 25 сентябрендә әнисе белән нәни кызы мәете табылган.

Тикшерү версиясе буенча, 1976 елда туган ир-ат таныш хатыны белән талаша. Аннары ул хатынны һәм аның 7 яшьлек кызын травматик пистолеттан атып үтерә. Мәетләрне бакчада күмеп куя, үзе кача. Балалы хатын югалу турында полициягә туганнары мөрәҗәгать итә.

Ир-атны федераль эзләүгә бирәләр. Аны быел 21 апрельдә генә тапканнар. Ир-ат гаебен таныган, җинаять турында тәфсилләп сөйләп биргән. Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, әлеге җинаятьтә шикләнелүче ир-атның хатыны да катнашкан булуы ихтимал. Хатын ирен сөяркәсе белән тота һәм талаш чыгара. Шуннан соң ир сөяркәсен дә, аның баласын да үтерә, ә хатынын исә ярдәм итәргә сорый. Балалы хатын юкка чыккач, аның сөяркәсеннән шикләнә башлыйлар. Бу ир-ат та элемтәгә чыгудан туктый. Аны 2023 елның 21 апрелендә генә тоталар. Хәзер бу кешене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100