Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нәни кыз әнисен үтергәнне күреп торган». Вәхши ир хатынын электр тогы белән җәзалаган

news_top_970_100
«Нәни кыз әнисен үтергәнне күреп торган». Вәхши ир хатынын электр тогы белән җәзалаган
https://pixabay.com/

Мари Эл Республикасында яшәүче ир-ат хатынын вәхшиләрчә үтергән. Ул хатынны нәни кызы алдында электр тогы белән җәзалаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига былтыр августта Йошкар-Ола шәһәрендә була. 37 яшьлек ир-ат, исерек килеш, бергә яши торган хатыны белән талаша. Көнчелек аркасында чыккан җәнҗал сугышка әверелә – ул хатынны кыйный. Судмедэкспертлар санаганча, хатынга кимендә 118 тапкыр кул белән сукканнар, аяк белән типкәннәр. Аннары ир хатынын җәзалый башлаган. Башта хатын тәненә кайнар үтүк тидергән, аннары электр үткәргечен тидергән. Хатын урында ук үлгән.

Әлеге җинаятьне мәрхүмә хатынның нәни кызы күреп торган. Ир кеше балага да үтерү белән янап, беркемгә берни сөйләмәскә кушкан. Куркыту өчен пистолеттан идәнгә аткан.

Җинаять эшен тикшереп бетергәннәр, эш материаллары судка тапшырылган, ир-ат сак астына алынган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100